Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Курбанова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Мин яратам сине, Татарстан!”дигән тәрбияви сәгать үткәрде.
Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан, шул исәптән безнең районда да “Сак булыгыз: балалар!” профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле Вахит авылы мәдәният йортында балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча аңлату эшләре үткәрелде. Балаларга зур экраннан презентация күрсәтелде.
Әсән-Елга мәдәният йорты: “Команда Татарстан” проекты буенча “Приведи ребёнка в спорт” кысасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Күңелле стартлар” уены уйнатылды. Төрле спорт күнегүләре һәм ярышлар оештырылды.
25 августта балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Юл азбукасы” дип исемләнгән дәрес-сәяхәт үткәрде.
22 август көнне Өлге авылы китапханәчесе Альбина Салихова Россия Дәүләте флагы көне уңаеннан, “Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
23 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова балаларны китап укуга тарту максатыннан «Китаплы алан» дип исемләнгән экосәяхәт оештырды.
«Татарстан командасы» проекты кысаларында Каенсар авылы китапханәчесе Сәрия Шайдуллина клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Татарстан командасы белән бергә бул!” дигән девиз астында велосипед ярышы үткәрде. Әлеге чарада авыл һәм кунакка кайткан балалр да бик теләп катнашты.
Важашур авылы китапханәчесе Рәхима Вәлиева төрле яшьтәге балалар өчен “Сак бул, балалар!” исемле әңгәмә үткәрде.
23 август көнне Ятмас Дусай авыл китапханәчесе Венера Галиуллина “Дәүләтебез әләме” исеме астында китапханә дәресе үткәрде.
24 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова кече яшьтәге балаларга Татарстан флагы һәм аның төсләре турында сөйләде.