Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җитезлекләрен үстерү максатыннан Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова клуб бакчасында, "Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында "Без сәламәт яшәргә тиеш " дигән йөгерү ярышы үткәрелде. 8 бала катнашты.
22 август көнне Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 4-14 яшькә кадәрге балалар өчен “День государственного флага” дигән презентация күрсәтте.
24нче август көнне, Ятмас Дусай мәдәният йортында, республика көне уңаеннан “Җырлыйм туган якта”дип исемләнгән концерт узды.
Башлангыч сыйныф укучылары белән “Туган ягым- Татарстан” дигән темага кичә үткәрелде. Укучыларга Татарстанның дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Татарстаныбызга багышланган шигырьләр укылды, җырлар тыңланды. Барлыгы 18 укучы (1-4класс укучылары) катнашты.
23 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева төрле яшьтәге балалар өчен “Татарстанның Дәүләт флагы” дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды.
21 август көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина Татарстан Дәүләт флагы көнен уңаеннан “ Татарстан дәүләте флагы “ исемле әңгәмә үткәрде.
Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Искаковна “Татарстан командасы” акциясе кысаларында балалар өчен “Сәламәтлек чакрымнары” исеме астында велосипед ярышлары үткәрде.
21 август көнне Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Искаковна балалар өчен Рәсәй флагы көненә багышланган «Флаг России – гордость наша» исемле әңгәмә үткәрде.
19 август көнне Н. Кумор авылы китапханәчесе Светлана Туктаева балалар белән берлектә “Сәламәтлек чакрымнары”дип аталган велосипед ярышы оештырды.
18 август көнне Н. Кумор авылы китапханәчесе Светлана Туктаева балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә “Хәерле иртә” исемле спорт бәйрәме үткәрде.