“Нараткай” лагеренең икенче сменасы да уңышлы гына эшләп килә. Шушы көннәрдә балалар белән очрашуга Кукмара районының Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре килде. Алар ял итүче малай-кызларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар, электр белән сак эш итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.