“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән “Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр”дигән акция игълан итте. Әлеге акция кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев Пчеловод авылында яшәүче бабасы Димитриев Петр Ильичка “Хезмәт даны” газетасына подписка бүләк итте.