“Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында районда гомумбелем бирү оешмаларының сәләтле укытучылары арасында югары педагогик осталык һәм мәгариф үсешенә сизелерлек өлеш керткән өчен акчалата бүләкләү буенча конкурс дәвам итә.
Поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда, Ленин бакчасында, “Зилант” спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкта төрле чаралар оештырылды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты, төрле маҗаралы уеннар, конкурслар балаларның күңелләрендә озак сакланыр.
Анда яшүсмерләр наркоманиясен кисәтү буенча эшнең торышы, җәйге чорда балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү эшен оештыру, комиссиянең 11 мартта булып үткән утырышы беркетмәсенең 1 пункты үтәлеше мәсьәләләре каралды, эчке эшләр бүлеге, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре, социаль яклау бүлеге җитәкчеләренең, табиб-наркологның, район газетасы мөхәрриренең чыгышлары тыңланды.
1 июнь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар белән “Күңелле стартлар” уены үткәрде.
Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь балаларны яклау көнен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрергә тырышты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларын сайлау турындагы” карары нигезендә Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы итеп Хәмидуллина Венера Юрьевна билгеләнде.
Новгород өлкәсендә һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм җирләү буенча Бөтенроссия “Хәтер вахтасы” үтте. Анда Олыяз мәктәбенең “Хәтер”, Кукмара аграр көллиятенең “Кар десанты” төркеме (җитәкчеләре Гомәр Хаҗиев, Ринат Шакировлар) укучылары да катнашты Мясной Бор авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган батырларның тарихын эзләделәр.
29 май көнне Асан Елга авылында “Акъяр” авылында чишмә ачылды.
Кукмара күппрофильле лицеен быел 50 укучы тәмамлый. Лицейдагы “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина күңелле яңалык алып килде. Әлеге оешма татар телен яхшы белгән, олимпиада, конкурс, фәнни конференцияләр, иҗадый бәйгеләрдә даими рәвештә мактаулы урыннар яулаган татар кызын ак калфак белән белән бүләкләргә дигән карар чыгарган. Район күләмендә беренче тапкыр бу бүләккә Әдилә Гыйззәтуллина лаек булды.
Без “Ромашка” балалар бакчасы белән күптәннән таныш. Әле дә хәтердә, нәниләребезне җитәкләп, кечкенәләр төркеменә килгән идек. Безне ягымлы елмаеп Халидә Ибраһимова белән Илзирә Әхмәтгалиевалар каршы алды.
“Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында районда гомумбелем бирү оешмаларының сәләтле укытучылары арасында югары педагогик осталык һәм мәгариф үсешенә сизелерлек өлеш керткән өчен акчалата бүләкләү буенча конкурс дәвам итә.