ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Районда игълан ителгән "Спорт һәм яшьләр сәясәте" елы кысаларында Зур Сәрдек авыл җирлегендә кышкы Спартакиада уздырылды. Көн буена дәвам иткән ярышларда биш авылдан килгән чаңгычылар, волейболчылар, хоккейчылар, шахматчылар, теннисчылар, герчеләр, кул көрәштерүчеләр, гаилә экипажы белән чанада узышучылар, үзешчән сәнгать осталары көч сынаштылар.

“Тукай” агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2016 елның гыйнвар ае эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Кукмарада яшәүче Мөхәммәтова Фәүзия Миннеһаҗи кызы үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Кукмара Үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы КЦСОН “Тылсым”да дәваланучылар өчен “Хәтер безне Әфганга алып кайтты” дип исемләнгән электрон презентация үткәрде.

Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева, башлангыч сыйныф укучылар өчен, “Каләмне корал итеп..” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.

Татар-Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова, югары сыйныф укучылары өчен, “Сезгә моны белергә кирәк” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.   

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, “Исемеңне данлый Туган ил!” дип исемләнгән кичә үткәрде.

Ятмас-Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, “Муса Җәлил – халкым улы” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде.


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Кукмара 4нче урта мәктәбе чаңгы трассасында “Россия чаңгысы-2016” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бистәбездә, авылларда яшәүче спортчылар да мондый төр ярышлардан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр,  җитәкче урыннарда эшләүчеләр, ветераннар да басты чаңгы юлына. Ярышка килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, үзенең изге теләкләрен ирештерде. Табигать-анабыз да, кояшлы матур көн бүләк итеп, спорт сөючеләрне сөендерде.


13
февраль, 2016 ел
шимбә

Поселок җирле үзидарә рәисе Райнур Нотфуллин үз чыгышында 2015 ел дәвамында башкарылган эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итү, шул максатка юнәлдерелгән дәүләт программалары турында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International