ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2016 ел
шимбә

Ел саен районыбызда кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз белән очрашу уздырыла. Бүген дә  сугышчы-интернационалистларны  искә алу көне  уңаеннан  хәрби хәрәкәтләр ветераннары Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналды. Алар Стелага венок куеп, сугыш кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Безнең яклардан Әфган җирендә 160 егет хезмәт итеп, аларның дүртесе туган нигезләренә исән-сау әйләнеп кайта алмаган.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Каенсар авылы мәдәният йортында үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Халык белән очрашып сөйләшү Олыяз һәм Нырья авыл җирлекләрендә дәвам итте. Шунда ук “Урал” хуҗаылгының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Хуҗалыкта хезмәт хакы үзвакытында бирелә, салымнар үзвакытында җыела. Кыскасы, халык көр күңел, киләчәккә ышаныч белән яши.

Конкурсның зона турында Кукмара, Балтач, Арча, Теләче, Әтнә районнарыннан 15 укытучы көч сынашты.


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе
Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, Россиядә Кино елы уңаеннан, “Мультфильмнар иленә сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Лубян авылы китапханәчеләре Сөембикә Камалова һәм Наталья Салова, югары яшьтәге мәктәп укучылары өчен, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап, “Шагыйрь һәм каһарман Муса Җәлил” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. 

«IT-чемпион-2015» республикакүләм конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. рылды.

Халык җыенында узган ел башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында җирлек башлыгы Фәнис Гайнетдинов, “Дружба” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Сафин, мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахманов, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллиналарның хисаплары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны бирде.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Зур Кукмара урта мәктәбенең яшүсмерләр футбол командасы (тренерлары Фәрит Сәйфетдинов, Илнур Фазылов) белем бирү йортлары арасында “Мәктәпләргә – мини-футбол” Бөтенроссия проекты кысаларында үткән мини-футбол буенча республика ярышының финал өлешендә 3 урынны яуладылар.

Зур Сәрдек мәдәният йортында авыл җирлеге студентлары көче белән "Исәнме, Туган як!" дигән зур концерт куелды. Концертта катнашкан егет-кызларга укуларында уңышлар, бәхетле киләчәк телибез. Афәрин, яшьләр!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International