ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
2 сентябрь көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Кукмара: кичә, бүген, иртәгә” дип аталган тематик кичә үтте. Әлеге чараның инициаторы - кипатханәче Гарипова Лилия Дамировна. Ял итүчеләр өчен китаплар күргәзмәсе, видеоролик тәкъдим ителде.

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Кукмарага легендар хоккейчы, атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия хоккей Федерациясе Президенты, өч тапкыр олимпия чемпионы булган Владислав Третьяк һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдиновлар килде. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриевлар озатып йөрде.
2 сентябрь көнне балалар китапханәчсе Гайнетдинова Нурия “Миләшкәй” балалар бакчасында кунакта булды. Мәктәпкә әзерлек группасы балалары белән очрашты.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова, 1-7 сыйныф укучылары өчен, 30 август – Республика көненә карата “Күңелле тукталыш” дип исемләнгән уен-бәйге оештырды. 

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасы кысаларында быел районыбызның өч белем йорты – Кукмара беренче гимназиясе, Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш урта мәктәпләре үзләренең икенче “яшьлек”ләрен кичерде.
“Олимп”та 2003 елгы командалар катнашында Республика көне һәм районның 85 еллыгына багышланган хоккей турниры узды.
Ташлы-Елга авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны “Строй-Гарант” оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район һәм үзәк дәваханә җитәкчелеге, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк.
Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен әзерлек эшләре башланды инде. Район җитәкчесе Сергей Димитриевның “2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында”гы карары дөнья күрде, бу чарага әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү өчен район комиссиясе төзелде.
28 август көнне Кукмара төбәк тарихын өйрәнү музеенда “Өч караш-бер гамәл” исемле шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә якташыбыз, Мәмәшир авылында туып, бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат итүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев һәм Кукмара бистәсендә яшәп, коръән аятләрен сәйлән кулланып сүрәтләүче Гөлнур Шәфикова, Өркеш авылында яшәп иҗат итүче Гыйләҗев Шәмсетдин эшләре тәкъдим ителде. Ачылу тантанасында Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәләре, шәкертләре, шамаилләр белән кызыксынучылар катнаштылар. Күргәзмә Корбан гаетенә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

29
август, 2015 ел
шимбә
28 август көнне, 13.00 сәгатьтә, Кукмара төбәк тарихын өйрәнү музеенда “Ике караш-бер гамәл” исемле шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә якташыбыз, Мәмәшир авылында туып, бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат итүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев һәм Кукмара бистәсендә яшәп, Коръән аятләрен мәрҗән кулланып сурәтләүче Гөлнур Шәфикова эшләре тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International