ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Нократ Аланында Җиңү көненә багышлап уздырылган дзюдо буенча россиякүләм турнирда катнаштылар. Ленар Шәйфетдинов – икенче, Искәндәр Шәрәфиев өченче урынны яулады.
21 май көнне китапханәче Гайнетдинова Нурия “Салават күпере” балалар бакчасы балаларына китапханәгә экскурсия оештырды. Балалар абонемент, уку залы төшенчәләре белән таныштылар. “Геройны таны” дип аталган викторинада катнаштылар.
19 май– Матбугат көнендә Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә республика журналистлары арасында 18 ел рәттән уздырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге –“Бәллүр каләм” конкурсына йомгак ясалды.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, “Бердәм Россия” партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар кандидатлар белән якыннанрак таныша, аларга үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны бирә алды.
Бүген Кукмарада яшәүче Юнысова Әкълимә Гомәр кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина котлады, ул туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башылгы Рамил Мәликов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да тәбрикләделәр.
Мәмәшир авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Х.Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” исемле мелодрамасы сәхнәләштерелде. Авыл халкы спектакльне бик җылы кабул итте.
Бөтендөнья татар Конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" җәмгыятенең татар хатын-кызлары форумы Казанда, 15-17-май көннәрендә уздырылды. Форумның көн тәртибендә Арча педагогия көллиятенә, Тукай Кырлайга сәяхәт, Казанның 1000 еллыгы музеена бару, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда спектакль һәм концерт карау, Камал театры һәм Фәннәр Академиясендә күренекле шәхесләребез һәм чит ил кунаклары чыгышларыннан торган зур киңәшмә булды.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Халыкара балалар Ышаныч телефоны көне бала авыр хәлдә калганда ярдәм сорасын, үз проблемалары хакында киңәшләшсен, фикер алышсын өчен барлыкка килгән. Әлеге көн кысаларында “Волонтер-Кукмара” иреклеләр отряды вәкилләре Кукмара 3нче урта мәктәбендә “Балалар ышаныч телефонына “Әйе” дип әйтә” дигән акция үткәрделәр.
20 май көнне Нырты, Нырья, Олыяз авыл җирлекләрендә “Бердәм Россия” партиясе праймеризы үтте.

18 май көнне китапханәче Тәскирә Сәлимова “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар өчен “Язучы фронтовиклар” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International