ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
7 май көнне Ядегәр авыл җирлегендә зур бәйрәм Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәмебез Г.Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбе укучыларының билгесез солдатлар күмелгән каберлеккә венок салудан башланды.
8 май көнне Кәркәвеч җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.
Бүген, Зур Сәрдек авылында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган митинг узды. Анда сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, авыл җирлеге Башлыгы, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланде.
8 май көнне Түбән Өскебаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Шул ук көнне Битлянгур авылында А. Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Нух Идрисовка багышланган мемориаль такта ачылды.
7 майда Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән батырлык дәресе булып узды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызга Татарстанның Эчке эшләр бүлеге министры урынбасары, генерал-майор Рафаиль Гыйльманов килде. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды.

Башкала кунагы Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә булып, музей белән танышты, укучылар белән аралашты.
6 һәм 7 майда Чишмәбаш һәм Купка авылларында Зур Сәрдек авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылган "Яз шатлыгы-күңелләрдә" дигән концерт узды.
Районыбызның Вахит авылында тантаналы вакыйга булды – сугышчан каһарманнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге чарада район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, җирлек башлыгы Илгизәр Корбанов, чакырылган кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Березняк мәдәният йорты каршында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган митинг узды. Анда сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, авыл җирлеге Башлыгы, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланде.
Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге “Хәтер”, Кукмара аграр көллиятенең Ринат Шакиров җитәкчелегендәге “Кар десанты” төркемнәренең Новгород өлкәсенең Үлем Үзәненә экспедициягә китүләре хакында хәбәр иткән идек инде.

Шушы көннәрдә экспедициянең бер вәкиле - Әмир Гыймадиевтан хәбәр килеп иреште. Ул түбәндәгеләрне язган һәм фотолар да юллаган:

-Без 29 апрельдә Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы Үлем Үзәненә килеп урнаштык. Ике көн эшләү дәверендә ике Совет солдатының сөякләрен җыеп алдык. Һава торышы әйбәт. Егетләр үзләрен яхшы хис итәләр, эшләргә теләкләре зурдан. 3 май көнне, 70 елдан соң, Совет солдатының кабере билгеле булды. Илсаф Кәримуллин тапкан солдатның медальоны да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International