Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
"Зилант"та волейбол буенча район беренчелеге була
5 октябрьдә “Зилант” спорткомплексында 2002-2003 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтелде
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр. Район халкын нотариуслар Вәлиев Рафил Кавый улы, Шәйдуллина Вәсилә Хамбал кызы, Миндубаева Роза Ногман кызы, адвокатлар Вәлиева Рәисә Наил кызы, Шакирова Татьяна Борисовна, район прокуроры Нәҗипов Минемулла Миннерахман улы кабул итте.
Районыбызның Әсән-Елга һәм Сәрдекбаш авылларында полиция йортлары төзелә
Дәүләт программалары нигезендә төзелүче күп объектлар районыбызда инде сафка басты. Бу көннәрдә Сәрдекбаш һәм Әсән-Елга авылларында полиция йортлары төзү буенча кызу эш бара. Әсән-Елгада инде эшләр төгәлләнү алдында, тиздән әлеге йортны файдалануга тапшырырга уйлыйлар.
27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Кукмарада полициянең гарнизон разводы булды
Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт итеп тора, бер-бер артлы урнаштырылган автомобильләрендә дә бер тузан әсәре күренми. Бу көнне мәйдан аша узучыларның күзе нәкъ менә аларда булды, дисәк тә ялгышмабыз.
26
сентябрь, 2014 ел
җомга
“IT Кукмор" компьютерны җентекләп өйрәнергә булышачак
Тиздән бистәбездә “IT Кукмор” җәмгыяте үз эшен башлап җибәрәчәк. Инде болары нәрсә җитештерә, яисә нинди товарлар белән сату итәр икән диярсез?! Сәүдә өлкәсеннән шактый ерак булган әлеге җәмгыять укучылар, яшьләр, өлкәннәргә компьютер һәм дизайн белән бәйле махсус курслар үткәрүне үзенә максат итеп куя. Бу хакта тулырак сөйләү, яңалыклар, уку тәртибе белән тәфсилләбрәк таныштыру өчен җәмгыятьнең җитәкчесе Илназ Хөрәмшинга мөрәҗәгать иттек.
Ядегәр мәктәбе укытучысы “Авыл укытучысы-2014” бәйгесендә беренче урынны алды
“Мәгариф” журналы “Авыл укытучысы – 2014” дигән бәйге оештырган иде. Әлеге конкурсның беренче этабында 500дән артык кеше катнашса, соңгы этабына шуларның унысы гына үткән.
Кукмарада гражданнар оборонасы сигналы биреләчәк
Россия Федерациясе хөкүмәтенең йөкләмәсе нигезендә агымдагы елның октябрь башында җирле үзидарә һәм оешмалар белән гражданлык оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре уздырылачак.
Корбан Гаете бәйрәмендә ял итү көннәре
Мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаете быел 4 октябрь – шимбә көнгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне дүшәмбегә күчерелә. Ләкин өч көнлек ял биш көн эшләүчеләргә генә кагыла.
Акчамы, бушка дарумы?
Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгьлүматларга караганда, бүгенге көндә районда 7723 инвалидның 6627се, ягъни 86 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата алуны хуп күргән. Югыйсә, зур сумма турында сүз бармый: айга 881 сум 63 тиен. Ә 5992 инвалид социаль пакетның дарулар өчен түләнә торган 679,05 сумын акчалата ала. Сау-сәламәт булганда бу бәягә дару алынмаска да мөмкин. Әмма авыру-сырхау беркөнне янә ишегеңне какса...
1 октябрьдән түбәндәге электр поездлары йөрүдән туктый
1 октябрьдән түбәндәге электр поездлары йөрүдән туктый.
№6433 В.Аланы-Арча
№6924 Казан-Кизнер
№6429 Сосновка-Казан
№6425 В.Аланы-Казан.
№6431 Сосновка-Казан.
№6440 Казан-Сосновка.
№6923 Кизнер-Казан
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз