ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2014 ел
дүшәмбе
26 июль көнне Яшел Үзән шәһәрендә халык җыены узды. Әлеге чарада Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм аппарат җитәкчесе Гаянова Резеда катнашты.

26
июль, 2014 ел
шимбә

Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары!

 Сезне чын күңелемнән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм. Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын.


25
июль, 2014 ел
җомга
Бүген Күкшел авыл җирлегендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева катнашында гражданнар җыелыш узды. Районның социаль-экономик үсеше буенча 2014 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләренә йомгак ясап, ул II яртылыкка бурычлар куйды, сорауларга җавап бирде.
18 июль көнне Янил авыл җирлегендә районның социаль-экономик үсеше буенча 2014 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләренә һәм II яртылыкка бурычлар турында гражданнар җыелышы булды. Анда Район Башлыгы Рауил Рахматуллин катнашты һәм чыгыш ясады.


Бүген район Советының утырышлар залында район Советының утыз алтынчы сессиясе булды.
“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән Республикада спорт мәйданчыклары төзү бара. Ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзеләчәк. Шулай итеп, партия Республика яшьләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди.


Үткән атнада Казанда социаль халык проектында җиңеп чыккан муниципаль район һәм шәһәр округларына сертификатлар тапшырдылар. Лауреатлар исемлегендә Кукмара да бар. 580 мең сумлык грант поселок үзәгендә балалар өчен уен-спорт мәйданчыгы төзергә тотылачак.
“Яшьләр коррупциягә каршы” дигән республика акциясе кысаларында “Нараткай” лагерендә ял итеп сәламәтлекләрен ныгытучы балалар һәм яшүсмерләр белән, шулай ук “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең “Яшь гвардиячеләр”е, “Волонтер-Кукмара” берләшмәсе әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында район Советында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узды.
2013-2014 уку елының укыту-тәрбия эшләре нәтиҗәләре буенча “Зилант” спорт мәктәбе республика спорт мәктәпләре арасында республикада мактаулы беренче урынны алды һәм 150 мең сумлык акчалата бүләккә лаек булды.


Ходайның биргәненә мең шөкер, безгә дә өлеш калган икән, шифалы яңгырлар явып тора, барлык тереклек баш калкытты, дип сөенеп йөргән бер көнне, белдерү буенча, халык кичке уенга агыла башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International