ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2014 ел
җомга
2011 елдан “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан “Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)” проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту. Шул максаттан авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, медицина учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, мәгълүмати технологияләр кертелә.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Рамазан аенда мәчетләрдә, шәхси йортларда ифтар ашлары үткәрүгә зур игътибар бирелә. Яңа Сәрдек авылы мәчетендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә дин әһелләре, авыл халкы, район җитәкчеләре, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Булдырганнар, нормабашлылар! Клуб каршындагы мәйданда авыл халкы һәм әти-әниләр көче белән балалар өчен менә дигән уен һәм спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Комлыгы да, таганнары, лабиринт, шугалак, баскычлы корылмалар, хәтта шугалагы да бар.
9 июльдә Татарстан Республикасы прокуроры Нафиков Илдус Сәидович район прокуратурасы бинасында (Ленин урамы, 40 йорт) гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу өчен район прокурорына мөрәҗәгать итү сорала. Телефон: 2-85-22.
21 июль көнне район үзәк больницасы хезмәт коллективында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева катнашында җыелыш узды. 2014 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләренә йомгак ясап, ул II яртыtлыкка бурычлар куйды, сорауларга җавап бирде.
18 июль көнне Починок Кучук авыл җирлегендә районның социаль-экономик үсеше буенча 2014 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләренә һәм II яртылыкка бурычлар турында гражданнар җыелышы булды. Анда Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина катнашты һәм чыгыш ясады.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Басу – комбайн - ташу звеносы – элеватор. Урак барышында әлеге чылбыр өзелергә тиеш түгел, диде “Тукай” агрофирмасында үткән семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

Җәй башындагы корылык нык кына куркытып алса да, быел районыбыз игенчеләре узган елгыга караганда мулрак уңыш алачакларына өметләнеп торалар. Хәер, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре елдан-ел кабатланып килә торган табигать көйсезлекләренә әзме-күпме ияләнеп, төрле шартларда да эшне оештырырга өйрәнделәр инде.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия район хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда игеннәрне урып-җыюга хәзерлек барышын тикшерде.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз районда тотрыклылык булдыру, халыкның иминлеген тәэмин итү, бәла-казаларга юл куймау өчен таләпләрнең үтәлешенә контрольне көчәйтү турында барды.
Булачак “Белем көне”, “Укытучылар көне” бәйрәмнәре уңаеннан почта да “Почта аша котлау” дигән яңа төр хезмәт күрсәтү кертелә. Бүләк белән бергә яки бүләксезкотлау открыткасы (бәясе 150 сумнан 1500 сумга кадәр) 15 июльдән барлык почта бүлекләрендә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International