ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Рамазан аенда Туембаш авылында инде икенче елын көн саен авыл халкы өчен ифтар ашы уздыралар икән, дигән хәбәрне ишеткәч, кызыксынып, авыл җирлеге белән элемтәгә чыктым.
Хәзер бәйрәмнәр, туйлар вакытында, караңгы төшкәч, күккә утлы кытай фонарьлары очырту гадәткә кереп бара. Күпмедер араны очып үткәннән соң, алар кая гына төшмәс: бу шәхси йорт, тиз янып китүчән материаллардан эшләнгән түбә, печән яки салам кибәне, ашлык басуы, башка авыл хуҗалыгы объекты булырга мөмкин.


Кукмара район Советы Президиумы район Советының утыз алтынчы сессиясен 25 июльдә 9.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында чакырырга карар бирде.
Фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәштә батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз, татар халкының данлы улы Сабир ага Әхтәмов вафат булды. Бу зур югалту уңаеннан тирән кайгы кичерәбез. Сабир ага районыбызның горурлыгы иде, аның сугышчан һәм тыныч тормыш юлы яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә яхшы үрнәк булды.
Беренче сыйныфка бару, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү кеше өчен гомер буена онытылмас дулкынландыргыч вакыйга булып саклана. Без – олылар бу көнне күңелле бәйрәмгә әверелдерү өчен барлык тырышлыкны куярга тиешбез. Соңгы елларда уку елы башлану алдыннан районыбызда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
17 июль көнне район Советында Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Килькеева Роза Рифкатовна һәм Ибрагимова Лия Ленаровна Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе информацион-аналитик эш һәм контрольлек итү бүлеге мөдире Лия Ленаровна Ибрагимова гражданнар кабул иттеләр.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
-Элек-электән Питрауда күңел ачу чаралары оештырылган, урамнар җыр-биюләрдән тынып тормаган. Без дә, борынгы йолаларны кире кайтарып, ел саен авылыбызда әлеге бәйрәмне билгеләп үтәбез, - ди хәбәр итте Кызыл Тау клубы мөдире Анфиса Егорова.
Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча “Йолдызлык- 2014” телевизион җыр-бию фестивале җиңүчеләре – барлыгы 170тән артык бала Кырым республикасында чыгышлар ясыйлар. Алар арасында Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” вокаль-хореографик ансамбле дә (җитәкчесе Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Гыйлаҗева) бар.
Кукмара автомәктәбендә үткән яртыеллыкта 336 райондашыбыз укыган. Шуларның 145е - җиңел машина, 18е – йөк машинасын, 71е прицеплы машина йөртергә өйрәнгән. 46 егет шофер һөнәрен хәрби комиссариат аша үзләштергән. Автосыйныфларда 56 укучыга белем бирелгән.
8 июльдән 13 июльгә кадәр Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә X Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларын узды. Анда Россиянең 66 төбәгеннән 2500гә якын спортчы катнашты. Алар арасында Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясаган кукмаралылар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International