ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Тукай” агрофирмасында урып-җыюга хәзерлек уңаеннан комбайннар парады үткәрелде һәм терлекчелек тармагының 6 айлык нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Быел Лубян урман-техник көллиятендә көндезге бүлекне тәмамлаган – 72, читтән торып укыган 19 кешегә урта һөнәри белем турында дипломнар тапшырылды.
Кукмара районында урнашкан көллияттә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча кадрлар әзерлиләр.






Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Зур Сәрдек почта бүлеге җитәкчесе Рәбига Сәлихова Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының Мактау грамотасы белән, Югары Чура почта бүлеге җитәкчесе Галина Филиппова “Россия почта”сы федераль дәүләт унитар предприятиесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе


Кукмара бистәсендә яшәүче иң матур, иң бәхетле парларның берсе – Валентина һәм Валентин Ивановлар өчен 12 июль көне аеруча истәлекле. Керәшен халкының милли бәйрәме – Питрауда тормыш корып җибәрәләр һәм шул көннән икесе бер җан булып, иңнәрен-иңгә куеп бәхет атында чабалар алар.
“Мәктәпләргә капиталь ремонт” республика программасы кысаларында Поч.Сутер урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә. Барлыгы 108 тәрәзә, 78 ишек яңага алыштырылган, 1800 квадрат метрлы түбәне калай белән ябу бара. Алда эчке буяу-шомарту эшләрен башкару бурычы тора.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Лилия Гарипова “Тылсым” социаль яклау үзәгендә булып, “Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомерлелеккә юл” дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.
Иске Каенсар авылы урамын төзекләндерү бара: юлга вак таш җәелә. Бу эш Кукмара юл идарәсе көче белән башкарыла, дип хәбәр итте Важашур авыл җирлеге сәркатибе Анжела Кузнецова.
Казанда геология буенча беренче республика кыр олимпиадасы узды. Әлеге чарада Кукмара 1нче гимназиясе дә катнашты. Укучылар күптөрле конкурс һәм ярышларда көч сынаштылар, җиңү яуладылар.


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район ЗАГСында зур чара узды. Бәйрәм тантанасына Сәрдекбаш авылында гомер кичерүче Маһинур һәм Радик Мостафиннар чакырылган иде.

11
июль, 2014 ел
җомга
10 июль көнне Казанның Елга портында "Булгария" теплоходында һәлак булучы 122 кешене искә алып чәчәкләр куйдылар. Тетерәндергеч һәлакәткә бүген 3 ел узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International