Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Кукмара тегү фабрикасында яңадан-яңа модельләр “туып” кына тора
Бәйрәмнәр бик күп, әмма һөнәри бәйрәм һәрхәлдә күңелгә якынрак. Шул өлкәдә тырыш хезмәт куйган өчен бүләк сыман ул. Бу көнне башкарылган эшләргә йомгак ясала, уңышлар барлана. Кукмара тегү фабрикасы хезмәткәрләре исә текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре бәйрәмен куанычлы күрсәткечләр белән каршылый.
Солдат егет Рәмис Бигеев армиядә сынатмый
Райондашларыбыз Фәния һәм Ринат Бигеевларга уллары Рәмис хезмәт итә торган частьтан Рәхмәт хаты килгән.
Кукмарада малларга яфраказык җыю башланды
Июнь – Малларга яфраказык һәм дару үләннәре җыю өчен иң кулай вакыт. Ел саен бу мөһим эшкә районыбызның барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә кушыла. Быел да күмәк көч белән 236 мең пар миллек әзерләү бурычы куелды. Хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда яфраказык хәзерләү башланды инде.
Уку белән спорт янәшә
Мин күппрофильле лицейда 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуымны Саба районының Икшермә кадет интернат-мәктәбендә дәвам иттем. Сыйныфыбызда 11 укучы укый. Төрлебез төрле районнардан: Кукмара, Әтнә, Теләче, Мамадыш һәм Нократ Аланыннан булсак та, бик дус яшибез.
Кукмаралылар Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегенең корылтаенда катнашты
Казанда Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең икенче корылтае узды. “Мәрхәмәтлелек һәм тынычлык сөюче хатын-кызлар” девизы астында узган әлеге чарада Кукмара мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлеге рәисе Гөлсинур Аксанова җитәкчелегендәге делегация катнашты. Корылтайда “Остабикәләр” бәйгесе дә оештырылды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган райондашыбыз Гөлназ Хуҗинага мөслимәләр берлегенең Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында терлек азыгы җыю, игеннәрне урып-җыюга техниканы хәзерләү, терлек каралты-кураларын ремонтлау мәсьәләләре турында сөйләшенде. Ә төзелеш тармагында дәүләт программасы нигезендә төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү бурычы тора.
"Халык контроле" системасына Кукмарадан 174 хәбәр теркәлгән
Моннан ике ел элек республикада “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга “ошый” (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш.
Кукмарада “Автоледи-2014” бәйгесе узачак
Руль артында йөрүче гүзәл затлар арасында “Автоледи” бәйгесен оештыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге бәйге ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда 26 июньдә узачак. Туташ һәм ханымнарга дәүләт техник күзәтүе узу, автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үзара көч сынашу бурычы йөкләнәчәк.
Кукмара дәваханәсендә тиздән ветераннар өчен махсус палаталар әзер булачак
“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән старт алган “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында дәваханәләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде.
Тәмәйдә яшәүче Әминә апага 90 яшь тулды
Тәмәй авылында яшәүче Хаҗиәхмәтова Әминә Нәҗми кызы шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановлар котлады.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз