Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Кукмара янгын күзәтчелеге балалар һәм укучылар арасында иң яхшы иҗат эшләренә конкурс уздырды
Балалар шуклыгы нәтиҗәсендәге янгыннарны кисәтү, ут чыганакларына карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, янгын чыккан очракта балаларда үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, сәләтле балалар белән эшләүне камилләштерү максатында Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге иң яхшы иҗат эшләренә конкурс үткәрде.
“Балачак – күңелле чак”
29 апрель көнне “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү үзәгендә “Балачак – күңелле чак” дип аталган чара үтте. Балалар җырлар җырладылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Актив катнашканнары өчен балаларга дипломнар һәм призлар тапшырылды.
29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
“Шагыйрь эзләре буйлап”
29 апрель көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең сәламәтләндерү бүлегендә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган “Шагыйрь эзләре буйлап” дип аталган тематик кичә булды. Ял итәргә килгән ветераннар каршында китапханәче Салимова Тәскирә чыгыш ясады. Бергәләп Г. Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен искә төшерделәр.
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән хәбәрләр
«Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Чернобль атом электр станциясе авариясе нәтиҗәләрен юк итүдә катнашучылар өчен өч атналык кабул итүләр оештырылды. Парикмахер-стажер Шахтина Кристина «Шәфкатьлелек атналыгы» кысаларында алар өчен бушлай хезмәт күрсәтте. Шулай ук ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып хезмәт күрсәтте.
Болгарга сәяхәт
Җирле үзидарә көнен билгеләп үтү кысаларында , Кукмара муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары, Район Башлыгы Равия Каримуллина җитәкчелегендә, Болгар җирендә булып кайттылар. Бөек Болгарның истәлекле урыннары белән танышып, үзләренә онытылмаслык хәтирәләр алып кайттылар.
"Чулпан" балалар бакчасына йөрүчеләр "Яшь янгын сүндерүчеләр" дигән чарада катнашты
Кукмараның “Чулпан” балалар бакчасында “Яшь янгын сүндерүче” дигән чара үткәрелде. “Янгын сүндерүчеләрне чакыру”, “Янгын сүндерү шлангын җыю” һәм башка төрле уеннар оештырылды. Бирегә Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов килде.
“Тукай йолдызлыгы астында”
26 апрель Янил авыл китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары катнашында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган “Тукай йолдызлыгы астында” исемле йолдызлы сәгать уены үткәрелде. Барлыгы 8 укучы катнашты.
“Тукай безнең күңелләрдә”
Трыш авылы китапханәсендә балаларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү, балаларның игътибарлыкларын, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү максатында “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Кукмараның мәктәп укучылары "Яшь талантлар" фестиваленнән Гран-При алып кайтты
Сосновка шәһәрендә балаларның чит телдәге төбәкара иҗат фестивале узды. “Яшь талантлар” дип аталган әлеге чарада Кукмара дүртенче урта мәктәбенең 2Б, 8В сыйныф укучылары катнашып, мактаулы урыннар яуладылар.
Кукмара районында язгы кыр эшләре бара
Һава торышы көйсез торса да, районыбыз кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә район буенча барлыгы 2 мең гектарда уҗым культуралары, 4500 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланган, 8300 гектарда күпьеллык үләннәргә, 7 мең гектарда уҗымнарга минераль ашламалар кертелгән.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз