ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе

28 март көнне район мәдәният йортында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният Идарәсе начальнигы Гареева Г.З. барлык мәдәният хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады. “Үзегезнең хезмәтегез белән сез районыбызның мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен торгызуга күп көч куясыз. Бу күп көч сорый торган хезмәт, сезнең бу эшегез киләчәк буыннар тарафыннан һичшиксез бәяләнәчәк” диде ул котлау сүзендә. Гөлнара Закирзяновна зур уңышка ирешкән хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды.
30 мартта “Зилант” спорт мәктәбенә 2004-2005 елгы һәм 2002-2003 елгы кызлар һәм малайлар арасында стрибол буенча турнир үтте. Җиңүчеләр грамоталар һәм медалҗләр белән бүләкләнде. “Снайпер” номинациясендә җиңүчеләргә статуэткалар бирелде.
25 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында чаңгыда узышу буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Кукмара “Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Сайфутдинов Константин 10 км ирекле стильдә узышуда җиңүче булды. Тренерлары Сайфетдинов Вячеслав һәм Салихов Ильфар. Константинны, тренерларын, әти-әнисен яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Нияз Кәримуллин, Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган “Без булдырабыз!” дигән җыр һәм сәнгать республика конкурсында катнашып, “Аерым башкаручы” номинациясендә Гран-При яулады.
27 март көнне Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Мамкина Динора Рафкатовна 5 сыйныф укучысы Гайсина Алина белән “Баланы конкурска әзерләү” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес укытучылар өчен бик файдалы булды, һәркем үзенә яңа алымнар, методлар алды, тәҗрибә туплады.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакта барган эшләр, хәл ителәсе бурычлар турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында бүген язгы кыр эшләренә әзерлек бара: тагылма машиналар агрегатлаштырыла, чәчү нормасына көйләнә. Шулай ук орлыкларны җылыту, агулау өчен кирәкле техниканы сафка бастыру да мөһим.
29 март көнне Село Чура авылы мәдәният йортында “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль үткәрелде. Ул Мәдәният елы кысаларында үтте. Фестивальдә үзэшчән сәнгать артистлары катнашты.
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә Кукмара поселогы 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаянова Лилия Заһит кызы "Иң гыйлемле ана теле укытучысы" номинациясендә җиңүче булды.
“Олимп” боз сараенда 1996 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында хоккей уеннары булды. Укучыларның язгы каникуллары вакытында үткәрелгән әлеге турнирда 6 команда катнашты.
Сугыш елы балаларының нинди авырлыклар кичерүе хакында көндәлек матбугатта күп языла. Безнең буынга да шул чорда белем алырга туры килде. 1939 елда беренче сыйныфка 28 бала кердек. Бер өй аркылы гына орынып торган күршебез – Закирә белән икебез генә урта мәктәпне тәмамлый алдык. Бөтен районга 13 кеше генә аттестат алды ул елны, барыбыз да диярлек укытучылар булып киттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International