ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2013 ел
шимбә
11 декабрь көнне Х.Вагапов исемендәге Березняк гомуми урта белем бирү мәктәбендә Харис Вагаповны искә алу кичәсе оештырылды.
Починок Сутер гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, мәктәптән тыш эшләр Үзәгендә тәрбияләнүче Сайфуллин Алексей (җит. Кузнецов А.В.) "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсында катнашып, “Песпектива” номинациясендә «Теплоэлектрозаслонка» проекты буенча лауреат исеменә лаек булды һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков кулыннан диплом алды.

13
декабрь, 2013 ел
җомга
Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышлап, “Кояшкай” балалар һәм яшьүсмерләр социаль приютында Кукмара муниципаль районы гомуми совет вәкиле Ахатова Гөлүсә “Ришвәтчелек һәм Рәсәй җәмгыяте” дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар эшлекле уенда катнаштылар, үзләрен өлкәннәр урынына куеп, законга каршы килмичә җитди сорауларга җавап эзләделәр.

12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Россия юристлары Ассоциациясе” гомумрусия җәмәгать оешмасы тарафыннан 2011 елдан башлап Россиякүләм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Россия конституциясе көне район нотариусты Валиев Рафил хокук грамотлылыгы дәресе үткәрде.

Бүген икенче чакырылыш Кукмара район Советының утыз икенче сессиясе булды.


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Район Башлыгы Рауил Рахматуллин Кукмара муниципаль районының утыз икенче сессиясен 12 декабрь көнне 9.00 сәгатьтә үткәрергә карар кылды.

Район Башлыгы Рауил Рахматуллин кукмаралыларны Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы белән тәбрик итте.

-          Конституция гражданнарның хокукларын  һәм ирекләрен гамәлгә ашыруда, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылык саклауда төп гарант булып тора. Аның кысаларында җәмгыятебезнең икътисадый нигезе ныгыр, шәхси хокуклар сакланыр, күпмилләтле илебездә тынычлык-иминлек хөкем сөрер дип ышанабыз.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Art-valenok” остаханәсендә шөгыльләнүче укучыларының киез эшләнмәләре “Ватан” республикакүләм халык иҗаты фестивалендә беренче урынны алды. “Voilok-Fashion” студиясе кызлары Евгения Кузьмина, Елена Демьянова әзерләгән балалар костюмнары да яшь дизайн һәм модельерлар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

“Рассвет” агрофирмасы базасында терлекчелек тармагының 11 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар Нырья фермасында хезмәтне оештыру, терлек асрау технологиясе, ашату тәртибе белән таныштылар.

6 декабрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында республикакүләм татарча КВНның финал уеннары узды. Анда ярымфинал уеннарында җиңгән иң көчле 4 команда катнашты:  Кукмара районыннан “Гаптери акчалары, Биектау районыннан “Биектау кәрләләре”, Бөгелмә районыннан “Әйбәт”, Мөслим районыннан “Чуер таш” ” командалары. Финал конкурсы нәтиҗәләре буенча “Гаптери акчалары” командасы икенче урынга чыкты. Егетләрне һәм кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International