7 декабрь көнне Казанның үзәк стадионында инвалид балалар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Әлеге ярышларда республиканың төрле районнарыннын 9 команда катнашты. “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәге командасы бик уңышлы чыгыш ясады, призлы 2 урынны алып кайтты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев 12 декабрь – Россия Конституциясе көнендә көндезге сәгать уникедән кичке сәгать сигезгә кадәр халыкны кабул итәчәк.
Коррупция дигән явызлыкка көрәш башлаган балалар һәм яшүсмерләр бүген Казан Кремленә җыелды. Дөресрәге, биредә ришвәтчелеккә каршы республика күләм оештырылып килүче иҗади конкурс җиңүчеләрен һәм номинатларын тәбрикләделәр.
“Олимп” боз сараенда Россия геройлары көненә багышлап 1997-199 елларда туган үсмерләр арасында шайбалы хоккей буенча ачык район беренчелеге узды. Ярышларны ачуда район ветераннар оешмасы Президиумы әгъзалары катнашты. 7 команда катнашында узган турнирда беренче урынга - Вятка Аланы районының “Шөн”, икенче-өченче урыннарга Кукмара-1 һәм Аш-Буҗи командалары лаек булды.
Укучыларның тарих фәненә карата булган кызыксынуларын тагын да арттыру һәм сәләтле балаларны ачыклау максатында 5 декабрьдә Березняк авылы Х. Вагапов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих буенча 8-11 сыйныф укучылары арасында Харис Вагаповның якты истәлегенә багышланган олимпиада үткәрелде.
Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның интеллектуаль кызыксынучанлыкларын үстерү максатында, 2013 елның 3 декабрендә С.А. Ахтямов исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7-8 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль Чемпионат үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президентының 06.12.2013 елның №УП-1186 указы белән, яңа ел бәйрәмнәре чаралары вакытында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар мөлкәтен, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, республика территориясендә 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр махсус янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде.
Основной задачей проведения общероссийского дня приёма граждан является реализация прав заявителей на получение ответов по существу поставленных вопросов при личных обращениях в любые государственные органы или любые органы местного самоуправления от уполномоченных лиц государственных органов или органов местного самоуправления, в компетенцию которых входит решение поставленных в устных обращениях вопросов.
Общероссийский день приёма граждан в Кукморском районе проводится с 12 часов 00 минут до 20 часов 00 минут по адресу пгт Кукмор ул. Ленина, 13 и ул. Ленина, 15.
Личный прием проводится в порядке живой очереди при предоставлении документа удостоверяющего личность (паспорта).
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында 4 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының “Белем бирү сыйфатын күтәрүдә төркемнәрдә эшләү факторы” дигән темага район семинары үтте.
Зур Сәрдек мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучылар шахмат, шашка, кул көрәше, таяк тартышу кебек уеннарда катнаштылар.