ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2013 ел
җомга

 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында 4 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныф укытучыларының “Белем бирү сыйфатын күтәрүдә төркемнәрдә эшләү факторы” дигән темага район семинары үтте.

        

Зур Сәрдек мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучылар шахмат, шашка, кул көрәше, таяк тартышу кебек уеннарда катнаштылар.

 

 Ноябрь аенда Мәскәү шәһәрендә “Диалог – путь к пониманию” дип аталган VIII Халыкара укыту проеклары конкурсы булып узды. Әлеге конгкурста Татарстан Республикасы данын Кукмара Ч.Т. Айтматов исемендәге №1  Гимназиясе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Иоргачева Әлфия Табрисовна яклады.

 

3 декабрь Ятмас Дусай авылы мәдәният йортында  балалар бакчасында йөруче балалар, мәктәп укучылары катнашында «Рәхмәт Сина, әнкәй»исемле әдәби- музыкаль  тамаша  булды.


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Бүген Х. Вагапов исемендәге Березняк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында тарих фәне буенча Харис Вагапов исемендәге олимпиада узды.

 

 

 

 

 

м

Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы игълан иткән, 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Кукмара муниципаль Районы Башлыгы ярдәмчесе Г.М. Нурмухаматова кабинетында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

Сәләтле өстәмә белем бирү педагогларын ачыклау һәм аларга тагын да активрак эшләргә мөмкинлекләр тудыру максатында, “Иң яхшы иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү Үзәге педагогы” дип аталган конкурс үткәрелә.

4 декабрь көнне Казанда Татарстан студентларның хезмәт отрядлары слеты булды. Ул студетлар хәрәкәтенең 50 еллыгына җагышланган иде. Форум “Буыннар слеты” дип аталды һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатор  комплексында үтте. Әлеге чарага Татарстанның төрле почмакларыннан 1200 делегат килгән иде.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

 4 декабрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гайнутдинова Нурия Шамилевна Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Әкият иленә рәхим ит” дип исемләнгән әкият белгечләре турниры үткәрде.

12 декабрьдә район прокуратурасында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Кабул итү 12.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International