ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
1 ноябрьдә район мәдәният йортында хәрби хезмәткә алынучы егетләрне озату кичәсе булды. Егетләр алдында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р. Галиева чыгыш ясады. Шулай ук армия сафларына алынучы егетләгә районның хәрби комиссары Р. Гайфиев үзенең теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерде. Кукмара 4 нче мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен укытучы, отставкадагы гвардия капитаны Шакиров А. армия тормышында булган вакыйгалар турында сөйләде.
Әйе, әйткәндә җиңел булса да, уйлап карасаң нинди озын гомер бит ул 30 ел! Әлеге дәвердә бакчада 1000нән артык бала тәрбияләнгән! Димәк, әлеге диварлар шулкадәр баланың тавышын ишеткән, сөенечләрен күргән! Бүгенге көндә дә бакчага бик яратып һәм теләп 158 бала йөри. Аларның көннәре күңелле һәм файдалы үтсен өчен бердәм һәм тәҗрибәле коллектив армый-талмый көч куя. Билгеле, чиксез рәхмәтләргә лаек булган тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, шәфкать туташы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр эшли бу бакчада. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белеп эшләү өчен табигатьтән бирелгән сихри көч, сәләт белән бергә көндәлек тырышлык таләп ителә... Һәм шушы коллективны рухи яктан көчле, таләпчән, мөлаем мөдир Ландыш Идиятуллина җитәкли. Бакча тормышының, һәр бинаның сакланышында аның өлеше, әлбәттә, бик зур. Бакча күзгә күренеп көннән-көн матурая.
Янил мәдәният йортында авылыбыз яшьләре өчен Хеллоуин бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичә безнең илдә бик үк популяр булмаса да, яшьләр бу бәйрәмгә бик зур теләк белән әзерләнделәр. Махсус кичә өчен ясалган кабак-фонарьлар, шәмнәр бәйрәмгә ниндидер серлелек кертеп җибәрде. Бәйрәмдә төрле конкурслар, кызыклы уеннар уйналды, шаян сүзләр сөйләнде. Кызларыбыз, нәкъ чит илдәгечә, төрле җен-пәриләре, сихерчеләр, убырлы булып киенгәннәр иде.
Адай авылы клубында укытучыларга багышлап “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән кичә үткәрелде. Ветеран укытучылар Хәлимә Мөхәммәтгалиева, Фәния Сабирова, Гүзәлия Гомәровалар беренче булып сәхнәгә чакырылдылар. Шулай ук хөрмәтле Гөлфәния Мөхәммәтшина, Маулиза Низамиева да бәйрәмдә көтеп алынган кунак иде. Барлык мөгаллимнәр дә укучыларыннан бары рәхмәт сүзләре генә ишеттеләр, күңелле истәлекләрне хәтерләрендә яңарттылар.
“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар, пенсионерлар өчен “Оста куллар” түгәрәге эшли. Кул эшләренә өйрәнергә теләге булган кешеләр бирегә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә килә алалар. Түгәрәкнең эшче 14 сәгать 30 минутта башланып, 16 сәгатькә кадәр дәвам итә.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Кукмара төбәкне өйрәнү музее 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр ачык ишекләр көне үткәрә. Керү бушлай. Рәхим итегез!  

23-27 октябрьдә Питрәчтә 1997-1999 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча Республика беренчелеге узды. Кукмара данын тәҗрибәле тренерлар Шаймарданов Ильмар, Билянин Александр, Васильев Вячеславларның шәкертләре яклады. Үз группаларында алар Балтач, Буа, Спас, Сарман, Азнакай районнарын җиңеп полуфиналга чыктылар. 

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазиннарның экипажы икенче категориядә район бүлекләре экипажлары арасында Татарстанның “Иң яхшы экипажы” исеменә ия булды. Аларга ЮХИДИ ветераннарының Татарстан төбәкара берләшмәсе рәисе Иван Гафуров күчмә вымпел һәм акчалата премия тапшырды.

Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазин экипажы тырышлыгы белән быел районда алты җинаять эше ачылган, 3450 административ беркетмә (шуның 108е исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручылар) төзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләрен котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез!

Рамил НУРГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Кукмара куппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы Халык шагыйре С.Хәким иҗатына багышлап методик эшкәртмә төзеде. Әлеге эшкә багышланган презентация-конференция 25 нче октябрьдә С.Хәкимнең туган авылы  - Әтнә районы Күлле-Киме авылындыгы С.Хәким музеенда узды.
Район ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда картинг ярышы узды. Анда Мамадыш, Балтач һәм Кукмара картчылары “Стриж”, “Пилот”, “125-А”, “125-Б”, “Восход” төркемнәрендә көч сынашты. Әлеге ярыш Автомобильчеләр һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International