ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
23-27 октябрьдә Питрәчтә 1997-1999 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча Республика беренчелеге узды. Кукмара данын тәҗрибәле тренерлар Шаймарданов Ильмар, Билянин Александр, Васильев Вячеславларның шәкертләре яклады. Үз группаларында алар Балтач, Буа, Спас, Сарман, Азнакай районнарын җиңеп полуфиналга чыктылар. 

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазиннарның экипажы икенче категориядә район бүлекләре экипажлары арасында Татарстанның “Иң яхшы экипажы” исеменә ия булды. Аларга ЮХИДИ ветераннарының Татарстан төбәкара берләшмәсе рәисе Иван Гафуров күчмә вымпел һәм акчалата премия тапшырды.

Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазин экипажы тырышлыгы белән быел районда алты җинаять эше ачылган, 3450 административ беркетмә (шуның 108е исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручылар) төзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләрен котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез!

Рамил НУРГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Кукмара куппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы Халык шагыйре С.Хәким иҗатына багышлап методик эшкәртмә төзеде. Әлеге эшкә багышланган презентация-конференция 25 нче октябрьдә С.Хәкимнең туган авылы  - Әтнә районы Күлле-Киме авылындыгы С.Хәким музеенда узды.
Район ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда картинг ярышы узды. Анда Мамадыш, Балтач һәм Кукмара картчылары “Стриж”, “Пилот”, “125-А”, “125-Б”, “Восход” төркемнәрендә көч сынашты. Әлеге ярыш Автомобильчеләр һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылды.

29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе көне үткәрелде. Семинарда район Советының аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова, район профсоюзларының координацион совет рәисе Ләйсән Минһаҗева, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе аппараты вәкилләре, җирле профсоюз активы, кадрлар, хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашты.

Семинарда профсоюзлар Федерациясе эшчәнлеге буенча актуаль мәсьәләләр, хезмәт турында законнар, профсоюз эшчәнлегендә хезмәт саклау һәм башка мәсьәләләр буенча чыгышлар булды. Соңыннан районның профсоюз активларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Хөрмәтле Гариповлар гаиләсе Нурислам абый һәм Минегөл апа 60 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гомер кичергәннәр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар бәхетле дәү әти белән дәү әни, 13 оныклары һәм 10 оныкчыклары бар.

   Авыр мизгелләрдә бер-береңә терәк булып, бер-береңә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 21900 көн гомер кичергәннәр. Бу чарада юбилярлар районның истәлек китабына куллар куйдылар, яшь чакларын искә тошереп, балдак алыштылар, милли татар ризыгы чәк-чәк белән бер-берсен сыйладылар һәм яшь гаиләләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кукмара ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Таһир кызы Латыйпова юбилярларга бриллиант Таныклык тапшырды, истәлекле бүләк һәм чәчәк бүләк ителде. Аларның исемнәре районның истәлек китабына кертелде.

     Без аларга исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләп калабыз. Тимер туегызны да биш елдан тигезлектә каршыларга насыйп булсын!


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укучылары Казанда Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә булып кайтты. Анда Мәскәүдән һәм Кыргызстан Республикасыннан фән эшлеклеләре, язучылар белән очрашу булды. Бүген исә укытучылар районыбызның күппрофильле лицеена җыйналды, Чыңгыз Айтматовка багышланган конференция эшендә катнашты.

Кукмарадагы төбәкне өйрәнү музеенда  “Хезмәт даны” газетасы редакциясе каршындагы “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең утырыш булды. Анда берләшмә тарафыннан 2013-2014 елларда үткәреләчәк чаралар турында сөйләшенде, редакциягә килгән шигырь һәм чәчмә әсәрләргә күзәтү ясалды. Утырышта Кәүсәрия Галиуллина, Харис Мостафин, Мәгъфүрә Мәрданова, Рәмзия Хөсәенова, Равилә Фәттахова, Фәридә Хисамоваларның яңа әсәрләре тикшерелде.

Иҗат берләшмәсенең киләсе утырышы 29 ноябрь, җомга көнне, Кукмара музеенда үтәчәк.

 

На базе Кукморского историко-краеведческого музея прошло заседание творческой организации «Салават күперее» при редакции районной газеты «Хезмат даны». В ходе работы заседания был рассмотрен  план мероприятий на 2013-2014 годы и проанализированы материалы, поступившие в редакцию. На заседании приняли участие Каусария Галимуллина, Харис Мустафин, Магфура Марданова, Рамзия Хусаенова, Равиля Фаттахова, Фарида Хисамова  и др.


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

27 октябрьдә “Зилант” спорткомплексында 2000-2001 елда туган кызлар арасында Айдар Закиров истәлегенә район беренчелегенә ачык волейбол ярышы узачак. Җирәбә салу иртәнге сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!

Бүген наркоманиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү буенча район эчке эшләр бүлегенең 9 айлык эшенә, “Мәк – 2013” операциясенә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International