Шушы көннәрдә укытучылар коллективы белән Кукмара киез итек-киез комбинатына экскурсиягә барып кайттык әле. Анда безне көләч йөз белән фабрика җитәкчесе Шамил Әхмәтшин каршы алды. 3сәгать буена сузылган әлеге экскурсия бездә җылы тәэсирләр калдырды.
Районыбызда 16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балалар белән әлеге темага карата тематик лекцияләр, әти-әниләр өчен “Балаңның күзенә кара” акциясен үткәрү, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан, өлкән сыйныф укучыларын профилактик медицина тикшерүе, рәсем, плакат конкурслары, спорт ярышлары уздыру, наркотик матдәләр куллануның медицина, социаль һәм хокукый нәтиҗәләрен чагылдырган “Сәламәтлек почмагы” стендын әзерләү, полиция хезмәткәрләре тарафыннан районга наркотиклар үтеп керү каналларын, наркопритоннарны ачыклау, профилактик исәптә торучылар белән эшне активлаштыру, “Клуб”, “Мәк-2013” операцияләре һәм башка чаралар үткәрү каралган.
20 сентябрьдә Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (район Башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, 2нче кабинет) гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә. Бу көнне сезне бүлек начальнигы – өлкән суд приставы Ваккасова Энҗе Райнур кызы кабул итәчәк. Кабул итү бүлмәсе 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 2-70-77.
Альбина МУСИНА, Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча Вәкиленең җәмәгатьчелек тәртибендәге ярдәмчесе