ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

      20 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, Кукмара районы прокурорлары һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәреләчәк. Адресыбыз: Кукмара, Ленин урамы, 15 йорт, район Советы бинасы, 1 кат, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе.

Нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы – 8дән 9 сәгатькә кадәр;

Нотариус Шәйдуллина Вәсилә Хамбал кызы -  9дан 10 сәгатькә кадәр;

Нотариус Миндубаева Роза Ногман кызы – 10нан 11 сәгатькә кадәр;

Адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы – 11дән 14 сәгатькә кадәр.

Район прокуроры урынбасары Сәмигуллин Ришат Рамил улы – 14 сәгать-16 сәгатьләрдә.

Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14.

Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (сәнгать җитәкчесе Илгиз Зарипов) районда үтә торган һәр чарада актив катнаша.Үткән шимбәдә алар Казанда үткән “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестиваленә кунак буларак чакырылдылар һәм Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Дипломына лаек булдылар.

17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
         Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин уздырган дүшәмбе киңәшмәсендә сүз җылылык челтәрен тулысынча хәзерлек сызыгына куеп, сынап карау,

Мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсендә һәр номинация буенча баллар куелып, җиңүчеләр билгеләнде.


16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
       14 сентярьдә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе булды.

Озак еллар намус белән эшләгәне һәм милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Поч.Кучук авылы мәдәният йорты каршындагы “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле хормейстеры Искаков Леонид Александровичка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Районыбыз кырларында көзге кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 800 гектарда кукуруз җыеп алынган, аннан 10 мең тоннага якын силос салынган. “Урал”, Вахитов исемендәге, “Восток” хуҗалыкларында бәрәңге алу бара, һәр гектардан уртача 180-200 центнер уңыш чыга. Көзге җир эшкәртү дәвам итә, бу мөһим чара 16 мең гектарда башкарылды.


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

Биектау районының "Байтик" сәламәтләндерү лагерендә физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында XXI  республика фестивале һәм җиңел атлетика ярышлары узды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбыз кырларында 643 гектар “икенче икмәк” игелгән. “Бәрәңге патшасы” булган вахитлеләр быел аны 200 гектарда утыртканнар. Аларда бәрәңге гектарыннан 200 центнер уңыш бирә.


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бу атнада поселок халкы өчен шимбә көнне Җиңү паркы каршындагы мәйданда белем бирү учреждениеләре катнашында ярминкә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International