ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Кукмарага эш визиты белән матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм “Татмедиа” җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов килде. Башкала кунаклары район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән очраштылар, районыбыз газетасының эшчәнлеген камилләштерү, район җитәкчелеге белән “Хезмәт даны” газетасы редакциясе арасындагы элемтәне ныгыту, заманча технологияләр хакында сөйләштеләр, киләчәктә районда телевидение булдыру мәсьәләсенә тукталдылар.

10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
"Тукай" агрофирмасы базасында район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Ул терлекчелек торакларын кышлату чорына әзерләү, кыр эшләрен төгәлләү, техниканы саклауга кую һәм башка мәсьәләләргә багышланды. Семинарда катнашучылар агрофирманың Югары Шөн фермасында булдылар, басуда җир эшкәртү техникаларының эшен оештыру тәртибе белән таныштылар, Кәркәүч ындыр табагында саклауга куелган комбайннарның торышын карадылар.

Татарстан Республикасының Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясе 8 сентябрьдә үткән Кукмара районының 7нче бер мандатлы Садовый сайлау округы буенча Березняк авыл җирлеге депутатын өстәмә сайлау нәтиҗәләрен игълан итте. Депутатлыкка кандидат Сибгатуллина Альбина Рашил кызы өчен сайлаучыларның 91, 7 проценты, ягъни 66 сайлаучы тавыш биргән.
Район Советы бинасында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина белән Арчаның эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Н. Сибгатовлар катнашты.

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Быел юл төзелеше буенча районыбызда күләмле хезмәт башкарылды. Федераль программа кысаларында 6 торак пунктка – Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды- Кенә авылларына керү юллары төзелә.

Ош. Юмья авылы китапханәсендә “Үз туган ягыңны беләсеңме?” дип аталган кичә узды. Биредә балалар өчен “Ватаным Татарстан – минем тугын ягым” дигән китап күргәзмәсе,
Дәүләтнеке булмаган “Педагогик эзләнү” үзәге мәгариф учреждениесе үткәргән “Мәктәптә һәм сыйныфта тәрбия” Бөтенроссия конкурсында Манзарас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Бурцева җиңеп чыкты.
Һәр илнең ачкычы – тел, телен белгән ил ачар. Хикмәтле, хак сүзләр. Бүгенге көндә исә чит телләрне өйрәнү өчен барлык юллар ачык.

6
сентябрь, 2013 ел
җомга

Азнакайда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда кукмаралылар, Марс Бәдретдинов шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар. Динар Шәфигуллин бәйгедә үз үлчәү авырлыгында 1 урынны яуласа, Энҗе Йосыпова - 2, Олег Тихонов - 3 урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашырга юллама алдылар.

Пенсия фонды идарәсе хезмәт күрсәтүнең яңа төрен тәкъдим итә. Белешмәләр өчен 074 телефонына шалтыратып, үзең өчен уңайлы вакытта белгечкә кабул ителергә язылырга, кирәкле документларны соратырга һәм аларны үзең өчен уңайлы вакытта алырга, шулай ук, интернет челтәре аша да кабул итүгә язылырга яки документларга заказ бирергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International