Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Юллар киләчәккә илтә
Юллар, шөкер, әйбәтләнә. Районыбыздагы "Татавтодор"ның Кукмара участогында да искитәрлек үзгәрешләр бара. Куәтле, яңа асфальт заводы август аеннан сафка басып, 30000 тонналап асфальт-битум катнашмасы чыгарды да инде. Завод территориясе зур полигонны хәтерләтә. Бу ел дәвамында 3111 тимер юл вагоны белән килгән 202206 тонна яхшы сыйфатлы Урал тавы ташын юл төзүдә кулланганнар.
16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Урта Комар - клублы, Березняк бакчалы булды
Урта Комар халкы бу сөенечле мизгелләрне күптәннән көткән иде инде. Ничә еллар дәвамында клуб булмау авылның яшен-картын борчуга салды, бу мәсьәлә җыелышларда да күп тапкырлар күтәрелде. Бәйрәмнәр, төрле чаралар урта мәктәптә үткәрелсә дә, анда мөмкинлекләр дә, вакыт та чикле. Кичен ял итәргә мәдәни учак булмаудан аеруча яшьләр интекте. Күрше авылларга барырлар иде - Түбән Комарда да клуб юк, Югары Комардагысы иске, кечкенә. Җыелып бәйрәм итәргә, биергә урыны да булмаган авылда яшьләрнең каласы киләме соң? Ә мондый зур төзелешне башкару өчен авыл җирлегенең дә, районның да финанс мөмкинлекләре бик чикле.
15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Уңыш тәртиптән башлана
Яңа тормыш"ны без элек-электән алдынгылар сафында күреп гадәтләнгән. Арендачылар берлеге буларак эшчәнлек алып барганда ТРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет билгесе ордены кавалеры Рәфыйк ага Рәүфов аны республикада иң яхшы хуҗалыклар рәтенә чыгарды. Биредәге тәртип, хезмәтне оештыру, җиргә мөнәсәбәт, ирешелгән күрсәткечләр - кайсын гына алсаң да, сокланып сөйләрлек иде. Үз тирәсенә яхшы команда - белгечләр, урта буын җитәкче кадрлар, механизаторлар, терлекчеләр туплый алды, аларның сәләтен, мөмкинлекләрен күрә белде.
Беренче коймак - төерсез!
12 октябрьдә "Олимп" боз сарае призына хоккей буенча ачык турнир үткәрелде. 10-11 яшьлек малайлар бозда ут уйнатты ул көнне! Беренче уенда Мамадыш һәм Кукмара командалары чыккач, калку гәүдәлерәк мамадышлыларны күреп, күңелгә шөбһә йөгергән иде. Уен тигез сымак барса да (I период 2:1, II - 2:1, III - 1-2), ахыргы исәп 5:4 - безнең файдага булды. "Орион"ыбыз уенчылары җитезлек, шайбага комарланып көрәшүләре, капка артында виражлар ясап гол кертүгә омтылышлары белән дә күңелдә уңай тәэсир калдырдылар. Кырыс таләпчән булуы белән танылган, тренерлары Илдар Ганиев хоккейчыларын уйлап уйнарга өйрәтә алган. Күз генә тимәсен!
12
октябрь, 2012 ел
җомга
Кукмара балалар китапханәсе
11 нче октябрьдә балалар китапханәсендә “Татарстан башкаласы буенча сәяхәт “ үткәрелде. Чарада “Тылсым” үзәгенә йөрүче Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары (14 кеше) катнашты, китапханәче Закирова Ә. Х. үткәрде.
11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Игелекле хезмәт итсеннәр
Көз - чебешләрне санар чак. Бу сүзләр төзелеш тармагына да кагыла: язгы-җәйге айларда кызу темплар белән сафка бастырылган, капиталь ремонт ясалган йортларны, социаль-көнкүреш объектларын куллануга тапшырыр вакыт җитте. Бу атнада районыбыз халкына әнә шундый күңелле мизгелләрнең шаһите булырга туры килде.
Киләчәк яшьләр кулында
Югары уку йортларын тәмамлап, алган һөнәре буенча эш таба алмый йөргән яшьләр аз түгел. Шул ук вакытта халык хуҗалыгының һәр тармагында урта һөнәри белемгә ия булучыларга зур кытлык сизелә. Шәһәрләрдә бара торган зур төзелешләргә гади һөнәр ияләре - ташчылар, бизәүчеләр, электр, сантехника осталары, эретеп ябыштыручылар кирәк. Авыл хуҗалыгында да кадрлар җитми. Күп җирдә механизаторларның, терлекчеләрнең сафын өлкәнәя баручы буын вәкилләре тәшкил итә.
Шунысы да бар: соңгы елларда авыл хуҗалыгына заманча, компьютер белән идарә ителә торган техника кайта башлады, аларга махсус әзерлеге булмаган механизаторларны утырту мөмкин түгел. Катлаулы трактор-машиналар белән идарә итү өчен теоретик һәм практик күнекмәләргә ия булган яшьләр кирәк. Аграр уку йортларын тәмамлаган, уку барышында практика чорында осталыгын чарлаган яшь кадрлар нәкъ менә шул таләпләргә җавап бирә дә.
Алга карап эшлиләр
Авыл җирен мал-туарсыз күз алдына китерү дә кыен. Күпләр өчен алар гаиләне терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүдән тыш, өстәмә керем алу чыганагы да булып тора. Шуңа да республикада мал санын арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү өчен гаилә фермалары төзүгә юнәлдерелгән программа тормышка ашырыла. Аның кысаларында районыбызда да өч дистәдән артык мини-ферма булдырылды. Аларның хуҗалары сөт җитештерәләр, үгез симертәләр, сарык, куян, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.
6
октябрь, 2012 ел
шимбә
Мәчет кабат яңартылды
Янсыбы авылындагы борынгы мәчет 1964 елда сүтелеп, Иске Йорт авылына клуб итеп күчереп салына. Узган гасырның 90нчы еллар башында яңа бинасы корылып, инде ул да тузгач, узган елның көзендә авылның мөхтәрәм шәхси эшмәкәре Равил Рашит улы тәкъдиме белән мәчетне таштан салу хәстәренә керешелә. Ният Ходайның "амин" дигән чагына туры килгәндер, 130 хуҗалыклы авыл кешеләре тырышлыгы, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар булышлыгы, район Башлыгы оештырган ярдәм белән көзнең сирәк була торган чалт аяз 30 сентябрь көнендә зәвык белән эшләнгән мәчет бинасы намаз укучыларны кабул итте.
5
октябрь, 2012 ел
җомга
Ялгызларга - телефон
Татарстанда "Мәрхәмәтле телефон" акциясе старт алды. Аның кысаларында ярдәмгә мохтаҗ, тышкы дөнья белән элемтәгә керү, коткару, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакыру мөмкинлеге булмаган өлкәннәргә кәрәзле телефоннар таратылачак. Безнең районда социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан 451 кешегә ярдәм күрсәтелә, шуларның 150сенең элемтә чаралары бөтенләй юк. Поселокта яшәүче - 5, авыллардагы 7 өлкән кеше шушы көннәрдә кәрәзле телефонлы булды. "Мәрхәмәтле телефон"нарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Л.Каюмова, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләргә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Р.Фатыйховалар тапшырды
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз