ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

  Ел саен безнең «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәменә багышланган тематик атна уза.

Район мәдәният йортында гаилә тарихын Яңа Канисар авылыннан Әхмәтовлар гаиләсе һәм Иске Юмья авылыннан Макаровлар гаиләсе тәкъдим итте.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны Әхмәтовлар гаиләсе алды.

В Кукморе определили победителя районного этапа фестиваля родословной «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез»


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әфганстан  -  безнең хәтердә» дигән чара узды.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмараның «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә, «Кукмара ТВ 24» телестудиясенә, «Кукмара авазы» радиостанциясенә экскурсия оештырылды.

19 февраль көнне С. Сәид- Галиев исемендәге мәдәният сараенда  VII татар халык җыры һәм музыкасы ачык фестивале узды.

2023нче елның 17 февралендә Кукмара районы Мәгариф идарәсе базасында Мәгарифне үстерү институты тыңлаучылары өчен «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үрнәгендә белем бирү сыйфатына идарә итү системасының нәтиҗәле компоненты буларак остазлыкның бердәм моделен булдыру» дигән темага Республикакүләм онлайн стажировка үтте.

Украинадагы махсус хәрби операция һәм мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итү кысаларында районның клуб учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан яшерен сеткалар ясалган.

2023 елның 16 февралендә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Ибраһимова Наилә Зөфәр кызы "угар газы белән агуланганда беренче ярдәм" дигән темага "Медицина сәгате"үткәрде.

21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы «Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул килгән кунакларга әлеге бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Килгән язучылар үзләренең тел турындагы шигырьләрен укыдылар.

2023 елның 13 февралендә Зур Кукмара урта мәктәбендә «Педагог-психолог 2023», «Кеше тәрбияләү " конкурсларының муниципаль этабы узды. Муниципаль этапның конкурс биремнәре үз эченә түбәндәгеләрне алды: «Тәрбия лидеры» визит карточкасы һәм ике өлештән торган тәрбия эшчәнлеге формаларын тасвирлау: эшнең кыскача тасвирламасы һәм практиканың үзе (сценарий, методика, проект эшчәнлеге тасвирламасы һәм башкалар), практиканы куллану нәтиҗәләре, практиканы тормышка ашыруда кулланыла торган материаллар белән табышлар һәм кушымталар. Ике конкурс сынавыннан соң, номинацияләр буенча максималь балл җыйган катнашучылар түгәрәк өстәл утырышына чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International