ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Физик затлар керемнәрен декларацияләү

    2022 елның 15-17 апрелендә Җиңү көненә багышланган 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча «Олимп Кубогы» турниры булып узды. 


17
апрель, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


16
апрель, 2022 ел
шимбә

15 апрель көнне «Халыклар китаплар белән дус» проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укучылары өчен китапханәче Хафизова Гөлфия «Тылсымлы тартма» исемле уен программасы үткәрде. Чараның максаты - халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, рус халкының мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү. Балалар яраткан әкиятләрен, халык җырларын, такмакларны искә төшерде, табышмаклар чиште. Алар «Алтын капкалар», «Иванушка һәм Аленушка», «Кем көчлерәк?» рус халык уеннарын күрсәтте. Чара ахырында китапларга күзәтү үткәрелде.

16 апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Г.Ф., Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Татар милли костюмы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче компьютер презентациясе ярдәмендә татар киеменең тарихын сөйләде, аны үз халкының гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштырды.

 


15
апрель, 2022 ел
җомга

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Инвалид балалар өчен курчак театры» проектын тормышка ашыру кысаларында 15 апрель көнне балалар өчен рус халык әкияте буенча куелган «Теремкәй» курчак театры күрсәтелде

14 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, "Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дип исемләнгән слайд-әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар һәм сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.

15 апрель көнне район мәдәният йортының иҗади төркеме һәм "Сердәш" халык вокаль ансамбле милли көрәш буенча беренче Татарстан чемпионы Миннимулла Фәхретдинов истәлегенә багышланган Республика турнирын тантаналы төсте ачып җибәрүде катнаштылар.

14 апрель көнне Казан шәһәрендә Россия ислам университетында «Илаһи моң» Төбәкара фестиваль-бәйгесенең натиҗәләре һәм татар халкынын рухи мәдәни традицияләре хакында түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды. Очрашуга бәйгедә катнашкан районыбыз үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре чакырулы иде.

Әлмәттә «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International