ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 апрельдә район мәдәният йортының иҗат төркеме Язгы Игелек Атнасы акция кысаларында "Йөрәктән- йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты белән "Наз" социаль үзәгендә чыгыш ясады.

 

20 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Кояшкай» балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган “Туган телем - Тукай теле” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең язмышы, аның гаиләсе, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды.

Конкурста төрле яшьтәге төркем балалары катнашты. Балалар зур осталык күрсәтте, бөек шагыйрьнең шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара ахырында барысы бергә “Туган тел” җырын башкардылар.

#136летсоднярожденияГабдуллыТукая

#ВесенняяНеделяДобра; #ДобрыйТатарстан; #ТвориДобро

 

   2022 елның 20 апрелендә боз сараенда чаңгы ярышлары буенча «2021-2022 еллар сезонын ябу» чарасы узды, анда төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча иң яхшы тәрбияләнүчеләр грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. 

Тренер Ләйсән Гобәйдуллина җитәкчелегендә «Чаңгы ярышлары» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча  комиссия утырышы узды


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова “Яхшылык илендә” дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Ул балаларга изгелек һәм әдәплелек турында сөйләде. Соңыннан балалар яхшылык иленә сәяхәт итте, анда балалар игелеклелек кагыйдәләрен, яхшылык турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, китаплар белән танышты.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

 18 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Шигъриятнең якты йолдызы» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, яшьлеге һәм иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Аның әсәрләре балаларны матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Презентация күрсәтелде. Бу чарага балалар һәм аларның әти-әниләре ярдәме белән Габдулла Тукай әсәрләре буенча кул эшләнмәләре әзерләнде. Аннан соң мәктәпкәчә яшьтәге балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында «Туган тел» җыры башкарылды.

Европа иммунизация атнасы кысаларында «Татарстан Республикасында(Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге "федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре 18-29 апрель көннәрендә вакцинопрофилактика буенча "кайнар линия" үткәрәләр

16 апрель көнне Починок Сутер авыл клубында "Эктон дыр" V төбәкара удмурт бию бәйгесе узды. Бәйгедә районыбызның барлык удмурт фольклор төркемнәре һәм Балтач районыннан килгән кунаклар катнаштылар. Жюри бию төркемнәрне һәм аерым башкаручыларны бәяләде.Бәйгенең нәтиҗәләре буенча призерларга һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Конкурс, барлык төркемнәр һәм тамашычылар катнашуында, бию кичәсе белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International