ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

Финанс вәкиле тарафыннан бәхәсләрне җайга салу


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Салават күпере» балалар бакчасының урта төркеме нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Закирова Фирдания балалар өчен «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең ни өчен кирәк булуын, ничек язылырга мөмкин икәнлеген белде, нинди китаплар яшәгәнен күрде, китап һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты,  китаплар, журналлар карады .

 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «КЭС-Баскет»мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүчеләрне котлады.

14 апрель көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., “Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында”, «НАЗ» да ял итүче пенсионерлар өчен: «Рус халкының йолалары һәм традицияләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында Валентина Геннадиевна рус халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныштырды. Ял итүчеләр уеннарда актив катнаштылар.

 

14 апрельдә Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе"республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. "Нурбаян" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Сәмәрханова Рауля Сөләйман кызы һәм "Магистральное" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Нуреева Диләрә Габделхәй кызы конкурсның җиңүчеләре булдылар.

  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә 14.04.2002 елда шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергей кызы  балалар белән "Ротавирус йогышын профилактикалау" дигән темага "Медицина сәгате" үткәрде.

9 апрельдә Түбән Новгородта «Нагорный» мәдәни-күңел ачу комплексында «КЭС-БАСКЕТ»ШБЛ чемпионатының 15 нче юбилей суперфиналының финал матчлары узды. 2021-2022 сезонында турнирда Россиянең 68 төбәгеннән командалар катнашты — ачыклык өчен, 2008-2009 сезонында нибары 13 регион иде.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

АНО «СКЦ БиблиоСвет. «Сугышчыга буләк» дигән хәйрия акциясенә кушылды. Акция Украинада махсус операцияне үткәрүгә җәлеп ителгән, Россия солдатларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

13 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Народы дружат книгами» проекты кысаларында «Поэзия не знает границ» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Чарага «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Соңыннан балалар милли киемнәрдә үзләренең туган телләре өчен горурлык хисе белән рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәсе  ДНРи ЛНР балалары өчен "Китаплар-Донбасска" дип исемләнгән  әдәбият җыю буенча бөтенроссия акциясенә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International