27 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Александр Невскийның сугышчан батырлыклары» дип исемләнгән тарих дәресе үткәрде. Укучылар А.Невскийның тормышы һәм батырлыклары белән танышты. Презентация күрсәтелде. Чара китапларга күзәтү һәм видеофильм карау белән тәмамланды.
Ядегәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары китапханәбездә экскурсиядә булды. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларны китапханә белән, яңа кайткан китаплар, газет-журналлар белән таныштырды. Балалар өчен дәрес хәзерләргә, ял итү һәм вакытларын файдалы итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Укучылар “Китапханә-дуслык шәһәре” дип исемләнгән презентация карады, интеллектуаль уеннарда катнашты. Өр-яңа китапханәдә кунакта булу балалар күңелендә истәлек булып сакланыр.
Белдерү
2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Кукмара районындагы бүлеге белгечләре Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дигән спорт бәйрәме узды .
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында 31.05 сәгатьтән башлап. 2021 нче елның 11 нче июненә кадәр «Кайнар линия» телефоннары буенча балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.
Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен 2021 елның 26 май көнендә социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы күңелле спорт ярышы оештырды.
Көндәлек оператив фараз
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге хәбәр итә:
26 майда, Россия эшмәкәрләре көнендә, Кукмарада бәйрәм чаралары узачак.