25 май көнне Кукмара үзәк китапханәсе һәм С. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсенә «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен өйрәнү буенча ТР Фәннәр Академиясе вәкилләре: Сәфәров Р.Т., Шәрипова А. С.,Булатова А. К. килде
25 май көнне С. В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 2а сыйныф укучылары өчен «Путешествие по книжкиной вселенной» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Экскурсия барышында балалар китапханә һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары белән танышты. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар китаплар сайлады, өйдә уку өчен китаплар алды.
Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә эшләүче китапханәчеләр һәм «Дуслык» клубына йөрүче актив укучылар кунакта булды.
Кисәтү
2021 елның 25 маеннан 31 маена кадәр урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычын саклау турында Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урыны белән урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф).
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2021 елның 26 маена
25 май 18 сәгатьтән 26 май 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Конкурс үткәрелә.
Яшьләр торак фонды үзен ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләренә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган түбәндәге категория яшьләрне катнашырга чакыра.:
- Иҗтимагый оешмалар активистлары;
- Яшьләр-Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;
- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;
Конкурста катнашу өчен кирәкле шарт – гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан ким булган гомуми мәйданы белән тәэмин ителешнең җыелма дәрәҗәсе. Конкурста катнашучының гаилә әгъзалары булып, Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән бергә, аның балалары, ире (а) таныла. Аерым очракларда башка туганнары, әгәр алар үз гаилә әгъзалары буларак милекче итеп кертелсә, конкурста катнашучының гаилә әгъзалары дип танылырга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста җиңгән очракта сайлап алынган фатир өчен беренчел взнос гомуми бәясенең кимендә 10% ын тәшкил итә, шуңа бәйле рәвештә айлык түләүләрне вакытында түләү өчен гариза бирүченең тотрыклы җыелма кереме булу һәм катнашу критерие булып тора.
2021 елның 3 маеннан 31 августына кадәр социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның гариза бирү кампаниясе бара.
Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.
Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак фонды " рәсми төркемендә белергә мөмкин. https://vk.com/mol_ipoteka.
Пресс-релизны бастырганда яшь гаиләләргә торак белән тәэмин итүнең рәсми хештегын кулланырга киңәш ителә
25 май көнне С. В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 1г сыйныф укучылары өчен «Приглашаем в Книжкин дом, вам уютно будет в нём!» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Экскурсия барышында балалар китапханә һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары белән танышты. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналларнв зур кызыксыну белән карад. Чара абонементта тәмамланды, балалар китаплар сайлады, өйдә уку өчен китаплар алды.
25 май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Шәмәрдән китапханәчеләре һәм китапханәнең актив укучылары кунакта булды. Алар өчен китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы ремонттан сон яңартылган китапханәгә экскурция үткәрде. Ул китапханә, анда ничек,кайдан яраткан китабыңны алырга була, китапханәнең фонды, вакытлы матбугат, ай саен яңартылып торучы китап күргәзмәләре белән тирәнтен таныштырды. Очрашу китапханәнең конференциялар залында дәвам итте. Биредә Лилия Рәис кызы күрше районнан килгән кунаклар өчен “Кукмара: кичә, бүген, иртәгә” дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Кунакларга Кукмара турында презинтация күрсәтелде, Кукмара тарихы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бай мәгълүмат җиткерелде. Килгән кунакларның Кукмара, китапханә турындагы кызыксындырган сорауларына җавап бирелде.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь (Россия көне) эшләми торган бәйрәм көне булып саналу сәбәпле, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – КФҮ) бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ бүлекләре/филиалларының эш графигын тәкъдим итә:
11.06.21 ел.
бәйрәм алды эш көне, эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылган
12.06.21 ел.
ял көне
13.06.20021 ел.
ял көне
14.06.21 ел.
эш көннәре гадәти режимда
Директор Л. Ә. Мозаффарова
Аш-Буҗи авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Эшләр яхшы” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балалар хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, кроссвордлар чиштеләр. Чара слайд-презентация күрсәтү белән үрелеп барды.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары белән “Алда юллар, кайсын сайларга” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл үткәрде..Укучыларга һөнәр, профессия сүзләренең мәгънәләре аңлатылды. Әлеге тема буенча викторина, мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсы да үтте. Әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелде. Чара ахырында укучыларга уку йортларын сайлаганда яхшылап уйлап, аласы профессиянең уңай һәм тискәре якларына игътибар итәргә кирәклеге әйтелде. Укучыларга иң изге теләкләр әйтелде.