26 февраль көнне «Гөрләвек» балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган «Халыклар күп, туган тел бер генә» дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде, балалар фольклоры әсәрләре белән таныштырды. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үз милләтләрен күрсәттеләр, үз халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды, төрле халык уеннарында катнашты, шигырьләр сөйләде, җырлады һәм биеде.
Мәмәшир авылы китапханәчесе ТАССР ның -100, Кукмараның- 90 , Бөек Җиңүең - 75 еллык юбилейларын үз эченә алган "Туган якнын китмәс кошлары без" дип исемләнгән урам бәйрәме уздыруда катнашты. Китапханәче тарафыннан оештырылган “Таныш булыгыз: авылыбыз тарихы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның 3 – 4 мартында «Экогород новый мир» перспектив үсеш үзәге” АФО (АНО) «Азык-төлек иминлеге, Россиянең ябык үсемлекчелеген һәм фермерлык челтәрен үстерү» темасы буенча конференция уздыра. Чарада фермер хуҗалыклары һәм фәнни авыл хуҗалыгы оешмалары катнашырга мөмкин.
Балалар китапханәсе укучылары-1б сыйныф укучылары Гатин Илназ (җит. Хайруллина А. Р.) һәм 5б сыйныф Вәлиуллин Аяз (җит. Закирова Ф. Ф.) 4 нче мәктәп укучылары сертификатлар, ә аларның җитәкчеләре «Тютчевны укыйбыз » Халыкара конкурсында катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
“Ромашка” балалар бакчасында “Мин бит татар малае - 2020” бәйгесенең икенче туры зур оешканлык белән узды. Бәйгедә Кукмара шәһәре 10нчы номерлы “Ромашка” балалар бакчасыннан Ганиев Ислам, Вахит авылы балалар бакчасыннан Габдрахманов Айназ, Ядегәр авылы балалар бакчасыннан Галиуллин Илзат, Янил авылы балалар бакчасыннан Каримуллин Кәрим үзләренең көчләрен сынадылар, төрле бәйгеләрдә осталыкларын күрсәттеләр.
укмара районы үзешчән коллективлары һәм аерым башкаручылары "Уйнагыз гармуннар" - 2020нең VII төбәкара конкурсында катнаштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча "Баламишкин", "Ләйсән", "Асылъяр" ансамбльләре I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Зур Кукмара мәдәният йортыннан "Сәйлән" җыр һәм бию ансамбле һәм Күкшел авыл мәдәният йортыннан "Агымсу" ансамбле II дәрәҗә лауреат булдылар.
"Халык җыры" номинациясендә: I дәрәҗә Лауреат - Хатыйп Бәдретдинов, II дәрәҗә Лауреат - Габдрахман Һадиев, III дәрәҗә Лауреат Әлфинур Юнысова.
"Эстрада җыры" номинациясендә: I дәрәҗә Лауреат - Гөлшат Ризванова, II дәрәҗә Лауреат - Тәнзилә Ганиева, III дәрәҗә Лауреат - Фәрит Зарипов.
Инструменталь башкаручылар арасында Әмир Гыйниятовка III дәрәҗә лауреат исеме бирелде.
2020 елның 21-23 февралендә Питрәч районында Ватанны саклаучылар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
2020 елның 24 февралендә Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Казан шәһәренең «Ак Барс» командалары арасында 2008 елгы хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч «Олимп» файдасына 6:2 исәбе белән тәмамланды.
2020 елның 25 февралендә «Олимп» спорт мәктәбендә «Кышкы ял» темасына тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
2020 елның 20-22 февралендә Алабуга шәһәрендә 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнир финалы узды. Финалда Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», Бөгелмә шәһәренең «Арслан», Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы», Зәй шәһәренең «Яшьлек», Казан шәһәренең «Динамо», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Арча шәһәренең «Атлант», Казан шәһәренең «Зилант» командалары катнашты