22 февральдә 12 сәгатьтә Кукмара муниципаль районында ППЭ 3305 базасында (С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбе) "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" бөтенроссия акциясе узды.
Узган атнада С.А. Әхтәмов исемендәге Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча БДИ - 2020не тапшыру процедурасын сынап карадылар. Бүгенге көндә районда 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 9 укучы Инглиз теле буенча БДИ тапшырырга теләк белдергән. Сынау тестын үткәрү көнендә 7 укучы катнашты. Апробация барышында авторизация, матбугат һәм сканерлау станцияләре программа белән тәэмин итү сыналды.
Екатеринбург шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелегенең соңгы көне тәмамланды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 500 дән артык спортчы катнашты. ТР җыелма командасы составында МБУ "Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" нең 5 тәрбияләнүчесе чыгыш ясады. Аларның өчесе РФ җыелма командасы составына кертелгән һәм Ауропа беренчелегендә һәм дөнья беренчелегендә илебез данын яклаячак. Безнең команданың гомуми нәтиҗәсе: 4 алтын, 3 көмеш, 1 бронза медаль. Җиңүчеләрне билгеләп үтик: Әминова Диана 1 урын-сул кул, уң кул һәм гомуми нәтиҗә; Гайнанова Динә уң кул - 1 урын, сулдан-3 урын, Гомуми нәтиҗә-2 урын; Гыйлемуллина Таңсылу уң кул-2 урын, Гомуми нәтиҗә-2 урын. Педагог Габдрахманова Рузия Мансур Кызы
Вахит авылы мәдәният йортында "Вахитов исемендәге" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына керүче авыл җирлекләре арасында "Бөек Җиңүнең-75 еллыгы", "ТАССР-100 еллыгы", "Кукмара районы оешуының 90 еллыгы" на багышланган "Туган ягым-талантлар иле" фестиваль-конкурсынын сайлап алу туры башланып китте, жюри һәм тамашачылар каршында Лельвиж авылы җирлеге матур концерт-программасын тәкъдим иттеләр
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы сезгә хәбәр итә: «космик элемтә» Федераль дәүләт унитар предприятиесе мәгълүматларына караганда, 2020 елның 21 февраленнән алып 15 мартына кадәр вакыт интервалында 12 сәгать 02 мин.башлап 13 сәгать 05 Мин. кадәр вакыт аралыгында җир станцияләренең антенна иярченнәрен кабул итү бүлмәләренең кояш нурлары белән яктыртылачак, бу цифрлы телевидениене кабул итүнең кыска вакытлы начарлануына китерәчәк.
"Ялкын" яшүсмерләр клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Без әти белән булдырабыз" дип исемләнгән спорт-интеллектуаль чара үткәрелде.
Чара барышында әтиләр һәм уллар ярышларда, конкурсларда, интеллектуаль викторинада катнаштылар.
Кәчимер авыл клубында ТАССР төзелүгә 100ел, Бөек Җиңүгә 75ел, Кукмара районы төзелүгә 90ел тулу уңаеннан"Ир бала-илнеке" исемле кичә үткәрелде. Кичә җыр биюләр белән үрелеп барды.
Зур Кукмара мәдәният йортында ТАССР ның 100,Кукмараның 90 , Бөек Җиңүең 75, мәктәпнең 50 еллык юбилейларын үз эченә алган урам бәйрәмнәренең "Шушы яктан,шушы туфрактан без" дигән йомгаклау концерты булды.Авыл халкы бәйрәмне бик җылы кабул итте.
Ватанны саклаучылар көне уңаенннан Түбэн Чура авылы клубында «Иң яхшы әти»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды
Ирләр командалары арасында "Хезмәт даны-Аккора" призына мини - футбол буенча Кукмара районының ачык чемпионаты нәтиҗәләре: 1 урын - Ихлас, 2 урын - Степана Разина, 3 урын - Зур Сәрдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз!