“Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү турында” программасы буенча Шәфиковлар гаиләсенә бушлай икешәр бүлмәле ике фатир бирелде
Кичә Кукмара районында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Әсән-Елга модель китапханәсендә булды.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә.
Агроиминләштерү – аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә нәтиҗәле инструмент. 13 февральдә 11 сәгатьтә Казан Экспода Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган түгәрәк өстәл нәкъ менә шул темага багышлана.
11 февраль көнне балалар китапханәсендә Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Үткән еллар хәтере» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чарага Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 5а сыйныф укучылары һәм Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансур улы чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, бетмәс-төкәнмәс югалтулары, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде.
Аннан сүз Ильяс Мансуровичка бирелде. Ул балаларга Әфганстанда хезмәт итүе, үз бурычларын ничек батырларча башкарырга туры килүе, катлаулы шартларда ныклык, намуслылык күрсәтергә, ант һәм бурычларга тугрылыкны саклап калырга туры килүе турында сөйләде. Ветеранның сөйләве шәхси фотографияләр һәм сугышчан бүләкләр күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланган сөйләвен тыңладылар, аңа күпсанлы сораулар бирделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватаныңны яратырга һәм аны лаеклы яклаучылар булырга чакырды.
10 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегенең укучылары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан буйлап сәяхәт» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрде. Презентация ярдәмендә балалар Татарстан шәһәрләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шәһәрләрнең табигате, байлыгы, сәнәгать предприятиеләре һәм истәлекле урыннары белән танышты. Балалар уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, табышмакларга дөрес итеп җавап бирде. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.
2020 елның 8-9 февралендә Казан шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Вираж Кубогы» ярышлары узды
2020 елның 8 февралендә «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «Россия чаңгы юллары»нда 300 дән артык кеше катнашты.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
Интерактив идән - ул алдынгы санлы һәм проекцион технологияләргә нигезләнгән суперзаманча эшләнмә, теләсә нинди идән өслеген уен өслеге буларак файдаланырга мөмкинлек бирә, ул бу өслектә булган кешеләрнең һәр хәрәкәтенә реакция ясаячак.