ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Ярышларда Кукмара, Кама Тамагы, Байлар Сабасы, Балтач, Балык Бистәсе, Теләче командалары  - 170 тән артык бала катнашты.

Турнирда Казан, Кукмара, Чистай, Биектау, Апас,Урыссу, Яр Чаллы шәһәрләреннән 120дән артык спортчы катнашты.

Минераль ашламалар  туплау  темплары һәм  авыл  хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану турында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  сөйләде.  

Сәламәт яшәү рәвешенең ролен билгеләү, аңа карата мотивация һәм күнекмәләр формалаштыру максатыннан, 2020 елның җиденче февралендә «Тылсым «халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе белгечләре,  Кукмара район хастаханәсенең наркологы Сабирҗанов Рөстәм Минәхмәт улы белән берлектә, яңа программаны тормышка ашыру кысаларында «Мин сәламәт яшәү рәвеше сайлыйм» дигән темага очрашу оештырдылар.

Чара  барышында анда катнашучыларны сәламәт яшәү рәвеше традицияләре, озак елларга сәламәтлекләрен саклау юллары, шулай ук яхшы физик һәм психик формага комачаулый торган хәвеф-хәтәр факторлары белән таныштырдылар.


8
февраль, 2020 ел
шимбә

7 февраль көнне Н.Ә.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче  Фирдания Закирова «Китапханә кунакка чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Ул балаларны китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар китапханәче сөйләвен зур игътибар белән тыңладылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, зур кызыксыну белән китаплар һәм журналлар карадылар. «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез», «Китапханә» дигән видеоклиплар карадылар. Чара «Минем беренче китапларым» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

2020 елның 21 февралендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны шәхсән кабул итә. 
Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе). 

2020 елның маенда «Безнең Татарстан» X Республика яшьләр форумы финалы узачак, Һәр яшь кеше яки команда конкурска үз проектын бирә, фикердәшләр таба һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала ала. Форум кысаларында «ситуацион үзәкләр элементлары территориясе " мәйданчыгы булдырылды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе  кысаларында  инстаблогер-студентлар арасында  конкурс игълан  итә. Конкурс республиканың урта  уку йортлары  һәм югары  уку йортлары  студентлары  арасында  уздырыла.  

 Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2020 елның  гыйнвар  аендагы    эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International