Поч-Сутер авыл клубының "Инвожо" удмурт фольклор ансамбле "Этномириада" конкурс-фестивалендә катнашты һәм ГРАН-прига ия булды.
Шулай ук укучылар өчен суд бинасы буйлап экскурсия үткәрелде
Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары «А дан алып Яга кадәр гадел хөкем» проектын тормышка ашыру кысаларында район судында булдылар.
15 ноябрь көнне балалар китапханәсендә якташыбыз-язучы Р.Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан «Ул балачак иленнән» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага 1 нче гимназиянең Ч.Т. Айтматов исемендәге 2б һәм 3б сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Багавиева балаларны язучының әдәби иҗаты дөньясына алып керде. Р.Бәшәрнең гыйбрәтле хикәяләре, зирәк шигырьләре кызыксынучанлыкны үстерә, тирә-юньне танып белергә булыша. Әңгәмә эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Балалар кроссворд чиштеләр, табышмаклар чиштеләр, шагыйрьнең күңелле һәм дәртле шигырьләрен сөйләделәр, «Урман әкияте»исемле инсценировка күрсәттеләр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
15 ноябрь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы 1нче татар гимназиясе укучылары белән «Дуслыкта бердәмлек» исемле толерантлык дәресе үткәрде. Балаларга буклетлар өләште. Толерантлылыкның төшенчәсен һәм төрләрен аңлатты.

15 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна "Наз" үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен “Күңелебездә без һәрвакыт яшь" дип исемләнгән ял сәгате үткәрде. Әлеге чара совет чорының рухы белән сугарылды һәм шул чор тематикасына багышланган викториналар һәм конкурсларны үз эченә алды.

15 ноябрь көнне «Каенкай» балалар бакчасының нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Фирдания Закирова "Яраткан китапларны укып, һөнәрләрне сайлыйбыз"дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрде. Уен барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр җыйдылар, һөнәрләр исеменнән мәкальләр җыйдылар. Төрле китапларны укып, без үз һөнәрләре ярдәмендә танылган геройлар белән очрашабыз. Бергәләп балалар өчен язылган яраткан әсәрләрне искә төшерделәр: С. Михалков «Дядя Степа», К. Чуковский «Айболит», В. Маяковский " Кем булырга?". Чара вакытында балалар иң сирәк һәм гаҗәеп һөнәрләр турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Чараның максаты булып балаларның сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру, уртак уен барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру, танып-белү кызыксынуын үстерү, күзаллауны һәм эрудицияне киңәйтү торды.