Уен методларын куллану иҗади потенциалны ачу, командада эшли белү, һөнәри өстенлекләрне билгеләү, үз сайлавыңны дәлилләү кебек төрле бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
29 октябрь көнне балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 1б сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Алсу Баһавиева «Китапханәгә рәхим итегез!» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына сәяхәт ясады: уен формасында китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар әкиятләр буенча әзерләнгән викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр. Алсу Расим кызы иң кызыклы китапларга күзәтү үткәрде: балаларга иң зур һәм кечкенә китаплар, китап-уенчыклар, энциклопедияләр күрсәтте. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.
24 октябрьдә районыбызда “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бәйгедә 4 яшьтән 25 яшькә кадәр 200 кеше катнашты. Шигырьләрне татар, рус, төрек, мари телләрендә сөйләделәр.
Бәйге нәтиҗәләре:
4 яшьтән 8 яшькә кадәр
Татар телендә:
Леонтьева Диана - 1 урын
Азалия Шәмсетдинова - 2 урын
Мөхәммәтҗанова Зәйнәп - 3 урын
Рус телендә:
Гомәрова Даяна - 1 урын
Ишмекеева Кира - 2 урын
Аполинариева Ксения - 3 урын
Коллектив башкару:
Татар телендә:
Гатауллина Айзилә, Салихова Элина - 1 урын
Исламгалиева Самира, Закирова Зәйнәп, Михайлова Самира - 2 нче урын
Рус телендә:
Семенова Мария, Зиннәтова Ильвина - 1нче урын
Әхмәтшин Тимур, Сәмигуллина Мәрьям - 2 урын
9 яшьтән 13 яшькә кадәр (шул көнне кертеп)
Татар телендә:
Гыйльметдинова Алинә - 1 урын
Хәбибуллина Зилә - 2 урын
Миңнуллина Зилия - 3 урын
Рус телендә:
Федорова Ландыш - 1 урын
Ислам - 2 урын
Ишкуатов Элиана - 3 урын
Дөнья телләрендә:
Вәлиуллин Аяз (төрек телендә)
28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы булды.
Конкурс укучыларга иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелде. Мәктәп эчендәге этюдларны иң яхшы башкаруга конкурс 2-4 сыйныф укучылары арасында техник зачет кысаларында, "сукыр тыңлау"режимында үткәрелде. Конкурска йомгак һәр яшь категориясендә ясалды.
Бүген, 29 октябрьдә, "НАЗ "социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район мәдәният йорты иҗат коллективы тернәкләнү курслары узучы өлкәннәр өчен хәйрия концерты куйды.
Концерт вакытында туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау булды, алар өчен аларның яраткан җырлары башкарылды. Үзәктә ял итүче барлык кешеләрне дә идарә җитәкчесе Нуриев Рамил Барый улы котлады.
"Ләйсән" татар җыры вокаль ансамбле һәм солистка Гатауллина Алия (җитәкчесе Әгъламшина Рәфидә) Яр Чаллы шәһәренең "Камаз" мәдәният сараенда узган "Камские истоки" милли мәдәният региональ фестивалендә катнаштылар. "Ләйсән" вокаль ансамбле Вокаль ансамбльләр номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, ә солистка Гатауллина Алия II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
25-26 октябрьдә Казанда «АК барс» Көрәш сарае базасында «авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне»нә багышланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына Көрәш буенча ХХIV Татарстан Республикасы чемпионаты ярышлары узды.
Татарстан Республикасында 2020 ел уңышы өчен 498,1 мең га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге бодай, 121,6 мең га (24,4%) – көзге арыш. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр бирде.
"Кайнар линия" телефоны»
«Көнкүреш җирлегендә гаилә иминлеген һәм конфликтларны кисәтү»
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.
Гражданнарга түбәндәге консультацияләр биреләчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.