ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2016 ел
сишәмбе

23 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева  төрле яшьтәге балалар өчен “Татарстанның Дәүләт флагы” дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды. 

21 август көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина Татарстан Дәүләт флагы көнен уңаеннан “ Татарстан дәүләте флагы “ исемле әңгәмә үткәрде. 

Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Искаковна “Татарстан командасы” акциясе кысаларында балалар өчен “Сәламәтлек чакрымнары” исеме астында велосипед ярышлары үткәрде. 

           21 август көнне Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Искаковна балалар өчен Рәсәй флагы көненә багышланган «Флаг России – гордость  наша» исемле әңгәмә үткәрде. 

19 август көнне Н. Кумор авылы китапханәчесе Светлана Туктаева балалар белән берлектә “Сәламәтлек чакрымнары”дип аталган велосипед ярышы оештырды. 

18 август көнне Н. Кумор авылы китапханәчесе  Светлана Туктаева балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә “Хәерле иртә” исемле спорт бәйрәме үткәрде. 

22 августта Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналының баш мөхәрирре Ләбиб Лерон, якташ язучыларыбыз Газинур Морат, Рифә Рахман белән очрашу булды. 

Зур Сәрдек авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Аш-Буҗи авылында Кичке уен уздырдылар. Халкыбызның милли җыр-биюләре, уеннары, ярышлары белән үрелеп барган бу бәйрәмдә тамашачылар да бик теләп катнаштылар.

Лубянда халык җыены үткәрелеп, районда һәм әлеге җирлектә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Район башлыгы Сергей Димитриев, Лубян җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев, Лубян урман-техника көллияте директоры Афанасий Данилов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы   Рамил Нургалиевларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина сайлауларга хәзерлек барышы белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International