13 сентябрь көнне Әсән-Елга авыл китапханәчесе Әлфина Нафикова кече яшьтәге балалар юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү максатыннан “Светофор дәрес бирә” дигән уен-дәрес үткәрде.
Н. Кумор авылы китапханәчесе Светлана Туктаева мәктәп музеена нигез салучы буларак балаларны экскурсиягә алып барды.
14 нче сентябрь көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Юлларда игьтибарлы бул!” исемендә әңгәмә- уен үткәрде.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова Чишмәбаш “Акчарлак” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” дигән чара үткәрде.
Өлге авылы китапханәчесе Альбина Сәлихова башлангыч сыйныф укучылары белән «Юлларыгыз һәрчак имин булсын» дигән уен-сәяхәт үткәрде.
Терроризмны кисәтү максатыннан Ст. Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова “Без терроризмга каршы” дигән китап күргәзмәсе оештырды.
Югары Арбаш китапханәчесе Тимербаева Нурфия “Мәрхәмәтлелек атнасы”кысасында укучы балалар белән ялгыз яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булды.
8 сентябрь көнне Югары Кузмесь авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Светофор-ышанычлы дустыбыз” дип аталган кичә үткәрде.
“Татарстан командасы ” проекты кысаларында 8 сентябрь көнне Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 1-6 сыйныф укучылары өчен “ Туган җирем Татарстан” исемле викторина үткәрде.