ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Июль аенда  Янил авылыннан  Минҗамал Ибраһимовага - 95,  Иске Кенә авылыннан  Анна Ивановага, Кукмарадан Нәзирә Таҗиева, Мәймүнә Һадиева, Иске Каенсар авылыннан Гильдызым Михайлова, Өлге авылыннан Мөбарәкҗан Салиховларга 90 яшь тула.

Кичә, 3 июльдә, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Кукмара район Башкарма комитетының 20 июньдә кабул ителгән карары нигезендә Зур Сәрдек авылы гимназиясенә Социалистик Хезмәт Герое Шакиров Камил Фаяз улы исеме бирелде.

 

 

 

Хөрмәтле  райондашлар! Барчагызны да Ураза бәйрәме белән тәбрик итәбез, саулык - сәламәтлек, тынычлык - иминлек, бәхет - сәгадәт телибез!


2
июль, 2016 ел
шимбә

9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара “Балыкчылар ярышы” үткәрелә.

Районда “Игътибар – балалар!” акциясе үтте. Әлеге чорда автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән 25 шоферга, балага иминлек каешы куймаган 20 әти-әнигә беркетмәләр төзелде.

Су зоналарын саклау елы уңаеннан гына түгел, гомумән, Кукмара үзәген матурлау максатыннан Нурминкә яр буен төзекләндерү эшләре бара. Әлеге хезмәт зур көч һәм вакыт сорый. Шуңа күрә, төзелеш эшләре башланганчы, район җитәкчелеге барлык хезмәт коллективларына яр буйларын агачлардан, чүп үләннәреннән чистартуда актив катнашуларын сорап мөрәҗәгать итте.

Нурминкә елгасының яр буйлары төзекләндерелә башлау хакында хәбәр иткән идек инде. Бу эшкә районыбызның оешма-предприятиеләре дә җәлеп ителде. Кичә район башлыгы Сергей Димитриев катнашында узган киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Сергей Димитриевич Атлас Булатов исемендәге паркны, Нурминкә яр буйларын төзекләндерүдә һәр оешманың актив катнашуын, намус белән эшләп, август башына эшне төгәлләү бурычын куйды.  

Узган ел район башлыгы Сергей Димитриев тәкъдиме белән башланып киткән ишегалды бәйрәмнәре быел тагын старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International