ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2016 ел
шимбә

Узган ел район башлыгы Сергей Димитриев тәкъдиме белән башланып киткән ишегалды бәйрәмнәре быел тагын старт алды.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

“Шәфкать” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм – Сабантуй үтте.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан, эшләнә.

27 июньдә Удмуртиянең Бобья-Уча авылыннын килгән укучылар Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда булып киттеләр.

Акциянең нәтиҗәләре турында язарга алынсам да, сүземне рәхмәттән башлыйсым килде әле. Елның икенче яртысында да безнең белән калган газета укучыларыбызга, кайчан эндәшсәк тә, үтенечебезгә каршы килмәгән иганәчеләребезгә, безгә ышанып, күңелләрен борчыган сорау-үтенечләре белән мөрәҗәгать иткән райондашларыбызга чын күңелдән рәхмәт. Быелның икенче яртыеллыгында да кеше күңеленә үтеп керердәй язмаларга, файдалы киңәшләргә, күңелле хәбәрләргә бай булырдай газета чыгарырга насыйп булсын.

Чираттагы акциябезне игълан иткәннән соң (бу юлы без 10-25 июнь көннәрендә  быелның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында  бозау, арба, өч капчык цемент, 10 квадрат метр брусчатка, 20 метр су шлангасы, аккумуляторлы дрель уйнаттык), кулларына газетага язылу турында квитанция тотучылар редакциябезгә агылдылар гына. Кемдер: “Миңа бернәрсә дә кирәкми, бозау булса шул җитә”, - дип шаяртса, икенчеләре: “Юк ла, бозауны ашатырга азыгы күп кирәк, менә ишегалдына җәяргә брусчатка  шәп инде ул!” - диде. Почта аша да шактый гына квитанцияләр алдык. Исемлеккә барлыгы 326 кеше теркәлде.  Ә кемнең һәм аның нәрсә отуы бәхет эше инде, җәмәгать!

Акциягә нокта 28 июньдә куелачак дип алдан хәбәр иткән идек инде. Чишмәбаш авылында яшәүче Гөлсөяр һәм Зөфәр Нуретдиновлар отышларның хуҗаларын ачыклау  барышын карарга теләк белдергәч, аларны да бик теләп бу көнгә, көндезге сәгать 11гә редакциягә чакырдык. Шулай ук иганәчеләребез: иң зур приз - бозау бүләк иткән “Тукай” агрофирмасының башкаручы директоры Раил Галиуллин, безне арба белән сөендергән эшмәкәр ханым Нурфия Төхватуллиналар да чакыруыбызны кабул итеп алдылар. Отыш ияләрен дә иганәчеләр үзләре ачыкладылар.

Бер тартмага алты отышның исеме язылган, икенчесендә исә исемлектәге кеше санынча номерлар сугылган кәгазьләрне салдык. Тантаналы мизгелне Нурфия ханым башлап җибәрде һәм кулына беренче кәгазьне алды.

Язма һәм бүләк ияләренең исемлеге белән тулысынча “Хезмәт даны” газетасында таныша аласыз.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Алсу Идрисова фотосы

 

 

 

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

“Тойма” ширкәте Чуллыда - 122, Туембашта 126 кеше җыеп, ифтар ашлары үткәрде. Туембашның яшь имамы Илмир Сәетов вәгазь, Коръән аятьләре укыды. Әлеге изге эшне оештырган җитәкчеләргә – республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановка, “Тойма” ширкәте рәисе Рәҗәп Хәнәфиевка, Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гариповка, аш-су әзерләгән хатын-кызларга, мәҗлесне үткәрүгә өлеш керткән авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез, дип хәбәр итте Туембаш җирлегенең ветераннар советы рәисе Галия Гыйниятуллина.

 

 

 

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова төрле яшьтәге укучылар өчен “Күңелле ял итәбез” дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар интерактив уен биремнәрен чишкәннән соң, татарча мультфильмнар карадылар. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: укучыларга кино елы уңаеннан мультфильмнар күрсәтү, кино карауга кызыксыну уяту, интерактив уеннар аша белемнәрен барлау.

Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина лагерьда ял итүче  балалар өчен “Күңелле сәяхәт” дип исемләнгән уен-тамаша үткәрде. Укучылар өчен кызыклы уеннар, конкурслар әзерләнде. Алар “Матурлык тудырыйк”, “Оста куллар”, “Халкыбызның милли уеннары”, “Мин укырга яратам” дип исемләнгән тукталышларда сәяхәт итте.

Хәбәрләрне Илзия Харисова юллады.

 

 

 

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

“Урал” хуҗалыгы районның гына түгел, республиканың агросәнәгать комплексында иң алдынгылардан санала. Район башлыгы Сергей Димитриев та әлеге хуҗалык базасында үткән семинарларның берсендә: “Ярый әле, шундый әйдәп баручы хуҗалыкларыбыз бар. Аларның ярдәме белән төрле авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзлибез, бер команда булып эшлибез һәм яшибез”, - дигән иде.

“Урал” хуҗалыгы безне җәйге мәшәкатьләре, зур төзелешләре белән каршы алды. Печән склады, силос-сенаж траншеясы, ашлык склады, мал тораклары – һәр җирдә эшнең кызган вакыты, җәйге көннең бер минутын да бушка сарыф итмиләр биредә. Безне ферма белән таныштырып йөргән Нурсил Галиевның да вакыты бик тыгыз чак иде: “Бүген бозау үлчи торган көн, эш күп”, - диде ул. Нурсил селекционер-зоотехник, шулай ук заманча итеп эшләнгән  мегафермада компьютер операторы хезмәтен дә башкара икән. 

-Әлеге мегаферма үткән ел язын төзелә башлаган иде. Шул ук елны маллар кертеп, унҗиденче декабрьдә сава да башладык, - диде ул, галәмәт зур, заманча итеп эшләнгән ферма белән таныштырып. - 1200 баш терлеккә исәпләнгән әлеге комплекста бүгенге көндә 639 мал исәпләнә. 

Нурсил Галиев, савымчылар Гөлзия Гобәйдуллина, Рәйсә Тимергалиева, Гөлзирә Зәкиевалар яңа фермадагы эш барышыннан бик канәгать.

 

Язманы тулысынча “Хезмәт даны” газетасыннан укый аласыз.

Ризилә КОРБАНОВА. Автор фотолары

Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен 55 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5), анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

9 июльдә сәгать 14.00дә Шепшеңәрдә авыл җыены була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International