ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда чираттагы утырма үтте.

Лаеш суд районы буенча суд участогы Җәмәгать судьясы адимистратив штрафны вакытында түләмәгән өчен вазыйфаи затны 30 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тарткан.

Район башлыгы Сергей Димитриев укучыларга ГТО билгеләре тапшырды. Тимур Азизов, Гүзәл Галиева, Камил Шәфигуллин (4нче мәктәп), Мурат Ибәтов (күппрофильле лицей), Илназ Нигъмәтуллиннар (Сәрдекбаш мәктәбе) – алтын, ә күппрофильле лицейдан Ислам Сабиров бронза билгеләргә ия булдылар.

Дәүләт статистикасының Федераль хезмәте 2016 елның 27 июненнән халык санын алучыларның хезмәте, 2016 елның Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алуның программасы буенча халыктан кергән сорауларга җавап бирер өчен 8-800-707-2016 телефоны буенча "кайнар линия" ача.

27 июньдә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды. Австралиядән кайткан кунагыбыз Сафия Вәлиева үзенең  "Әнием" һәм "Йөрәк хисләре" дип исемләнгән китапларын презентацияләде.

21.07.2005 №108-ФЗ "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алу" Федераль законы һәм  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 10.04.2013 №316  "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алуны оештыру" Карары нигезендә илебездә 2016 елның 1 июленнән алып 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алу үткәреләчәк.   

ЮХИДИ бүлеге янындагы мәйданчыкта республика "Автоледи - 2016" конкурсының район этабы узды.

Үзәк китапханә абонементы китапханәчесе Пахомова В.Г. "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтләндерү курслары үтүче яшьләр өчен "Вакыт лабиринтында - яшьләр" дип исемләнгән тематик сәгать уздырды.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

27 июньдә Район Башлыгы С.Димитриев җитәкчелек белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә уздырды.

ТР экология Министрлыгы белгечләре татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк - 28 июньдә "Ачык ишекләр" көне үтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International