26-25 июньдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе XV Cъездының икенче этабы үтте, Татарстан Республикасы делегациясен ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкләде.
24 июньдә Мәдәният йорты коллективы Сәрдекбаш авылында "Кичке уен" оештырды.
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина лагерьда ял итүче балалар өчен “Күңелле сәяхәт” дип исемләнгән уен-тамаша үткәрде.
Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова төрле яшьтәге укучылар өчен “Күңелле ял итәбез” дип исемләнгән чара үткәрде.
26 июльдә Зур Сәрдек авылы бөясе янында Яшьләр көне оештырылды. Бәйрәм Шәфигуллин Айнурны армия сафларына озату белән туры килде.
29 июньдә "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен Сабантуй үткәреләчәк.
Зур Сәрдек мәдәният йортында балалар өчен "Дуслык белән көчле без!" дигән чара уздырылды.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Районыбыз да әлеге проектлардан читтә калмый: поселокта, авыл җирлекләрендә балалар бакчалары, спорт һәм уен мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, хәйрия акцияләре оештырыла. “Авыл клубы” республика программасы кысаларында Кече Чура авылында сафка басучы мәдәният йортында да төзелеш эшләре инде ахырына якынлашып килә.
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм үткәрелде. Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, тантана кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, үзенең иң җылы, иң изге теләкләрен юллады.
24 июнь көнне Кукмара мәдрәсәсендә Район Башлыгы катнашында ифтар мәҗлесе үтте.