Казанның AYARIS компаниясе Кукмара сәнгать мәктәбе директорының урынбасары Вәккасова Регина Исмәгыйль кызы турында ике сәгатьлек библиографик фильм төшерде.
Мамадышта пляж волейболы буенча республика беренчелеге үтте. Анда “Зилант” спорт мәктәбенең волейбол бүлегендә шөгыльләнүчеләр - Алия Вахитова һәм Аделя Сафиналар җиңүче булдылар.
Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны – 15213.
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда “Автоледи – 2016” республика бәйгесенең район туры узды.
Манзарас мәктәбендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны искә алу кичәсе узды.
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда, тәҗрибә алмашу максаты белән, күрше Вятка Аланы шәһәренең “Тарих музее” һәм “Г.С.Шпагинның мемориаль музее” хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Бүген "Тылсым" үзәге территориясендә ветераннар һәм инвалидлар өчен Сабантуй уздырылды.
22 июньдә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее фәнни хезмәткәрләре Хәсәнова Э.В. һәм Павлова А.В. "Нараткай" лагеренда ял итүче балалар өчен Бөек Ватан сугышы башлану истәлегенә багышланаган күчмә экскурсия үткәрделәр.
22 июньдә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәту үзәге хезмәткәрләре үзәктә тернәкләндерү курсы үтүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Кукмара металл савыт-сбалар заводына экскурсия оештырдылар.