ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
Кичә Байлангар мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин һәм бер төркем служба вәкилләре җирлек халкы белән очрашып кайттылар. Очрашу барышында агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләшенде, киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде.
Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (җитәкчеләре Илгиз Зарипов) Казан –Арена стадионы янәшәсендә әзерләнгән ачык сәхнәдә - Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатына килүче тамашачылар өчен әзерләнгән концертта катнашкан.
Шушы көннәрдә “Нараткай” балаларны сәламәтләндерү лагерендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды. ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, укучылар “Патруль” “Җәяүле” һәм “Светофор” командаларына бүленеп көч сынашкан.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 697 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 36 муниципаль районында 322 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - диелә татар халык мәкалендә. Менә шул гыйбарәне истә тотып, мин Янил урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, механик һөнәрен үзләштерү максаты белән, Кукмара аграр көллиятенә укырга килдем. Көллияттә безне бик тырыш, белемле, таләпчән укытучылар укыталар. Дүрт ел уку дәверендә безгә көчле тәрбия һәм ныклы белем бирделәр. Алган белемнәребезне тормышта кулланырга өйрәнү, олы юлга сукмак салу өчен практикага җибәрделәр.
Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Үткән елдагы сыман, быел да сыер һәм кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләттән бер тапкыр бирелә торган субсидияне алачаклар. Татарстан җитәкчесе карары нигезендә быел бер савым сыер башына субсидия күләме – 3000 сум, кәҗәгә исә 1000 сум итеп билгеләнгән. Әлеге субсидияләрне алыр өчен теркәлү урыны буенча авыл җирлеге идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем – китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Күбебез үз якташ язучыларыбызны китаплары, әсәрләре аша гына танып беләбез. Нәкъ менә андый китап сөюче дусларыбыз өчен китапханәдә һәрдаим очрашулар булып тора.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю бара. Аның барышы белән танышу максатыннан, район җитәкчесе Сергей Димитриев “Әсәнбаш”, “Кукмара” агрофирмалары базаларында булып кайтты.
Тормыш шулай корылган инде: һәр кеше, һәр оешма билгеле бер чор эчендә башкарган эшләренә йомгак ясый, бәя бирә, алда торган бурычларны билгели. Район прокуратурасының эшчәнлегенә килгәндә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында законнарны бозуның 877 очрагы, шул исәптән законсыз 70 хокукый акт ачыкланган.
Казан шәһәрендә үтә торган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында безнең районның эчке эшләр бүлегеннән дә 18 хезмәткәр тәртип саклый. Алар Казанда 18 августка кадәр булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International