ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бу җәйдә июнь ае күктән болыт күзләп үтеп китте. “Быел да корылык кабатлана икән,“ – дип хафалансак, республиканың көньяк районнарында тагын да күбрәк зыян күргәннәр: май-июнь айларында бөтенләй явым-төшемнәр булмаган диярлек. Алар белән чагыштырганда бездә уңыш яхшырак булыр дип көтелә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, әнә, һәр гектардан 40 центнер тирәсе бөртек җыелыр дип исәплиләр.
Агымдагы елның икенче яртыеллыгында район прокуратурасы оператив хезмәткәрләренең гражданнарны урыннарга барып кабул итү көннәре (кабул итү 15.00-17.00 сәгатьләрдә).
Турнирда барлыгы 10 команда катнашырга теләк белдергән. Командалар шимбә–ял көннәрендә Кукмараның “Төзүче” стадионында 15 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр көч сынаша. Уеннарның графигы район газетының һәр җомга санында бирелә.
Кукмара районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан “Чәчәкләр бәйрәме” конкурсы үткәрелә. Аның максаты – үз территорияләрен чәчәк белән матурлау, әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча иң яхшы мәктәп, оешма-предприятиеләрне ачыклау, чәчәк үстерүчеләр арасында тәҗрибә уртаклашу.
Рамазан гаете көнне Камышлы авылында балалар өчен районкүләм бәйрәм оештырылган. “БәйрәмебезКоръән һәм дога белән башланып китте. Чарада Иске Пенәгәр авылыннан килгән балалар да бар иде.
Кукмарада яшәүче Сәвия һәм Илдар Юнысовларга уллары Илназ хезмәт иткән яклардан хәрби часть командиры, полковник Милованов тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты килгән. “Улыгыз кыска гына вакыт эчендә хәрби белгечлекне үзләштереп, хәрби осталыгын зур тырышлык белән камилләштерүгә омтыла.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре – китапханәче Алсу Баһабиева һәм балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова Чистай шәһәрендә узган “Туган якны өйрәнү: традицион якын килү һәм яңа гамәли эш” дип исемләнгән мастер-класста катнаштылар.
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган.
Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Сишәмбе көнне аның чираттагысы Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылды. Әлеге чарада 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә яңа планнар, бурычлар турында сөйләшенде.
Бер төркем авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыкан ветераннар хуҗалык басуларында булып, урып-җыюның барышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International