ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
30 апрель һәм 1 май көннәрендә Кәчимир, Өлге, Салтык Ерыклы авылларында традицияга әверелгән “Зәрә” – “Карга боткасы” бәйрәмнәре мәдәният хезмәткәрләре көче белән оешкан рәвештә үтте.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
30 апрель көнне Байлангар мәдәният йортында һәм 1 май көнендә, Нормабаш авыл клубында Боек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан барлык мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» спектакле сәхнәләштерелеп халыкка күрсәтелде.
Купка мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган өстәл теннисы турниры уздырылды. Спорт бәйрәмендә актив катнашкан, сәламәт яшәү рәвешен беренче урынга куючы җилдәй җитез егетләребезгә һәм турнирны оештыручы Рәхимҗанов Рөстәм, Галимов Рәсүлләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
1 май көнне Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган күңел ачу кичәсе оештырылды.

4
май, 2015 ел
дүшәмбе
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова сугыш ветераны Наил Якупов һәм аның тормыш иптәше Рәйхана ханым янында булды. Бәхеитле парларның быел бергә тормыш коруларына 64 ел тула. ЗАГС җитәкчесе аларга юбилей таныклыгы, истәлек бүләге тапшырды. Без дә тигез матур тормыш, сәламәтлек телибез.

2
май, 2015 ел
шимбә
-Май ае – табигатьнең яңаруы һәм яшәрүе белән беррәттән, кеше күңелендә оптимистик рух, өмет һәм ышаныч уята торган чор,

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе


Язга аяк басуга, гадәттә, яңа сулышлар ачылып китеп, эш дәрте белән яна башлыйсың. Җәйгә күләмле эшләр планлаштырасың, чистарту-җыештыруларга керешәсең. Үз йортлары белән яшәүчеләргә генә түгел, гомумән, авыл, район тормышына да кагыла әлеге мәшәкатьләр. Шул уңайдан район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин белән очрашып, аңа поселокны төзекләндерү, тәртипкә китерү буенча үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.


Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2015” бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 21 команда килгән иде.
Быел яз иртә килә дип куркытканнар иде. Юраулары юш килмәде: кыр эшләре әле һаман тулы куәтенә башланып китә алмый. “Әсәнбаш” агрофирмасында да узган атнадан бирле басуларны “Роса” агрегаты гына иңли.
“Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында Татарстанда “Изге гамәлләр эстафетасы” акциясе старт алды.

Аның кысаларында хәйриячелек һәм экологик чаралар, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, балаларга, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү һәм башка акцияләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International