ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
26 апрель Янил авыл китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары катнашында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган “Тукай йолдызлыгы астында” исемле йолдызлы сәгать уены үткәрелде. Барлыгы 8 укучы катнашты.
Трыш авылы китапханәсендә балаларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү, балаларның игътибарлыкларын, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү максатында “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Сосновка шәһәрендә балаларның чит телдәге төбәкара иҗат фестивале узды. “Яшь талантлар” дип аталган әлеге чарада Кукмара дүртенче урта мәктәбенең 2Б, 8В сыйныф укучылары катнашып, мактаулы урыннар яуладылар.
Һава торышы көйсез торса да, районыбыз кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә район буенча барлыгы 2 мең гектарда уҗым культуралары, 4500 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланган, 8300 гектарда күпьеллык үләннәргә, 7 мең гектарда уҗымнарга минераль ашламалар кертелгән.
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2014” бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 21 команда килгән иде.
Байлангар мәдәният йортында эшләүче драма түгәрәге коллективы Данил Салиховның “Язмыш” драмасын сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим итте. Әсәрдә сүз Әфган сугышыннан яраланып кайкан Нәсимнең язмышы турында бара. Әлеге рольне авылның мәдәни тормышында актив катнашучы, 2010 елда “Кукмара кышы” татар җыры фестиваленең Гран-при иясе Алмаз Харисов күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды.
27 апрель көнне Габдулла тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында театр коллективларының “Идел Йорт” XIV Регионара фестиваль – конкурсының сайлап алу туры узды. Әлеге конкурста Кукмара мәдәният йорты халык театры Туфан Миңнуллинның “Бәйләнчек” пьесасы буенча спектаклен тәкъдим иттеләр. Җюри кукмаралыларның чыгышларын югары бәяләде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә халык театр атналыгы узачак

28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
25-26 апрельдә Федерация Кубогына милли татар-башкорт көрәше буенча ярыш булды. Федерация Кубогына чираттагы ярышлар быел Чистайда оештырылды. 1995-1996 елларда туган егетләр арасында үткән бәйгедә 39 командадан 312 көрәшче бил алышты.
24-27 апрель көннәрендә Зәй шәһәрендә 2006 елда туган балалар арасында Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе призына шайбалы хоккей буенча турнир узды. Барлагы 9 команда катнашты. Кукмара командасы “Ягуар” икенче урын алды.
Кукмара районында Киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Кукмара данын “Ялкын” яшүсмерләр клубына йөрүче Починок Кучук, Манзарас, Туембаш мәктәбе, Кукмара куппрофильле лицее, Зур Сәрдек гимназиясе укучылары яклады. Алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International